

Зианчура районында "ВАЗ-2114" автомобиле Ямашлы сусаклагычына килеп төшкән.
Бүген бу хакта Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Бәхетсезлек очрагы Күгәрчен авылы янында теркәлгән.
Башлангыч мәгълүматларга караганда, машина руле артында утырган 47 яшьлек хатын-кыз исерек булган. Ул автомобильдән чыгып өлгергән, ә менә аның өч пассажиры чыгып котыла алмаган.
— Булган мәгълүматларга караганда, һәлакәт нәтиҗәсендә транспорт чарасындагы өч хатын һәлак булды, - диделәр Эчке эшләр министрлыгында.
Хәзер автомобильне ярга чыгарганнар. Һәлакәт урынында тикшерү-оператив төркем эшли.
Фото: уфа1.ру