15 апрель кичендә җиде айлык сабыйның йөрәге тибүдән туктый. Баланың туганнары шунда ук ашыгыч хезмәтләргә шалтырата. Гаилә яши торган фатирга килгән табиблар аның үлемен ачыклый.
"Сабыйның мәетен үлемнең төгәл сәбәпләрен билгеләү өчен судмедэкспертизага җибәрделәр. Үлемнең якынча сәбәбе - тумыштан була торган уртача авырлыктагы ике яклы пневмония", - дип хәбәр итәләр.
Фото: кп.ру