

17 апрель кичендә Башкортстан трассасында 19 кеше булган автобус ауган.
Республика ЮХХДИ идарәсеннән хәбәр итүләренчә, авария урындагы вакыт белән 18.30 сәгатьтә Уфа - Ырынбур трассасының 82нче чакрымында булган. Башлангыч фараз буенча, 19 пассажир утырткан «ГАЗель Next» автобусының көпчәге шартлаган. Машина йөртүче идарәне югалткан һәм юл читенә барып төшкән. Шуннан соң автобус әйләнеп капланган.
19 пассажирның өчесенә медицина ярдәме таләп ителгән.
Фото: "ГИБДД по РБ"