ВАЗ-2114 машинасы юлдан Ямашлы сусаклагычына төшеп киткән.
Руль артындагы 48 яшьлек хатын исерек булган. Ул исән калган.
Һәлак булучыларның ун: 53 яшьлек пассажирның - биш, 49 яшьлекнең - өч, ә 36 яшьлекнең ике баласы калган. Автомобиль хуҗасының да өч баласы бар.
Хатын-кызлар сусаклагычтан ерак түгел урнашкан кафеда эшләгән. Фаҗиганең сәбәпләре ачыклана.
Туганнарына, якыннарына Ходай сабырлыклар бирсен!
Фото: башньюс