

Ул читтән торып югары уку йортына укырга керергә тели. Бу хакта «КП-Иркутск» яза.
Шәмсетдиновның ниятләре турында ул укыган кадетлар сыйныфы остазы Семен Зәйнуллин сөйли. Әмма атучының нинди һөнәр алырга теләве турында әлегә мәгълүмат юк.
Зәйнуллин, шулай ук, Шәмсетдиновның туганы белән элемтәдә булуын да билгеләп үтә. Элегрәк Рамил Шәмсетдиновның колониядә эш табарга планлаштыруы хәбәр ителгән иде. Бу барып чыктымы - билгесез.
Рамил Шәмсетдинов турында бөтен ил 2019 елның октябрендә белде. Ул чакта Байкал аръягында хезмәт иткәндә, ул каравыл тапшырган вакытта хезмәттәшләренә автоматтан ут ача. Пуля астына 10 кеше эләккән. Урында ике офицер һәм алты солдат һәлак булган, тагын икесе — контрактчы һәм срочник-могҗиза белән исән калган.
Шәмсетдиновка гомерлек срок яный. Нәтиҗәдә, суд аны 24,5 елга катгый режимлы колониягә хөкем итте.
Фото: ТАСС