30 ел элек, 1992 елның язында Баймак районында булган әлеге вакыйга шул төбәктә яшәүчеләрне генә түгел, бу хәлне ишеткән кешеләрне дә һаман да тетрәндереп куя.
“Ирәндек” совхозы механизаторы Радик Үтәгулов тракторы белән җир сөргәндә буразна арасында кояшта ялтырап алган тимер кисәген берничә тапкыр күреп кала, әмма, техникасын туктатып, аның нәрсә икәнлеге белән кызыксынырга вакыт әрәм итәсе килми. “Яңгырда юылган нинди таш та кояш нурыннан ялтырар иде”, — дип уйлый ул башта. Әмма җир хәзинәсе ярты көн буена ерактан “нур чәчеп” механизаторны үзенә тарта һәм ул түзми — ялтырап торган тимер-ташны барып ала. Һәм ялгышмый. 4 килограмм 788 грамм авырлыктагы саф алтын тапканын ул күпмедер вакыт үткәч кенә белә.
Радик табылдыкны туфрактан чистарта да трактор кабинасына ташлый. Балаларча беркатлылык белән тимер-ташның ялтыравык булуы да, формасы да җәлеп итә аны. Дүрт көн буе кабинасында йөртеп, кайда куярга белмәгәч, ихатасына алып кайта да сарай почмагына ыргыта. Нәрсәдер табуы һәм аның үзенчәлекле формада булуы турында хәтта башкаларга сөйләргә дә оныта.
Берничә көннән соң әлеге ялтыравык ташны очраклы рәвештә Радикның әтисе табып ала. Өлкән кеше, күрәсең, сизгеррәк була. Табылдык кыйммәтле хәзинә түгел микән, дигән уй килә аның башына. Шул арада авылдан ерак түгел мәйданда элегрәк алтын руднигы эшләвен дә исенә төшерә. Ниндидер сәбәпләр белән 1970 елларда ябылганын да хәтерли. Бәлки, дип фаразлый әти кеше, бу чын алтындыр? Шундый шик булуын улына сөйли. Һәм алар икәүләп эксперимент эшләп карарга булалар.
Табылдыкка берничә тамчы терекөмеш тамызалар. Җир асты хәзинәсенең өсте ак амальгама белән каплана. Радик үз күзләренә ышанмый тора. Әмма мондый зур кисәкне алтындыр дип һич тә уйламый, бу бронза булырга мөмкин, ди ул әтисенә. Ниндидер хайван сурәтенә охшаган тимер кисәген чистарта да, янә трактор кабинасының ал як тәрәзәсе алдына куеп йөртә башлый.
Мондый сирәк очрый торган хәлләр, имеш-мимешләр белән баетылып, гадәттә авылда тиз таралучан. Радикның “алтын” кисәге табуы турындагы хәбәр участок милиционеры Раил Әскаровка барып җитә. Ул механизаторны үзе эзләп таба. Ике арада сөйләшү кыска була. Милиция хезмәткәре тиешле документларны тутырып акт төзи дә, “алтын” кисәген үзе белән алып китә. Әйткәндәй, 4 килограмм 788 грамм авырлыктагы ялтыравык тимер кисәгенең алтын булмавына милиция хезмәткәре үзе дә ышанган була.
Ике көннән соң Радик Ишбулды улының Уфадан килгән хәбәрне ишетүгә чак йөрәге туктамый. Уфа экспертлары совхоз басуында табылган таш-тимер кисәгенең иң зур пробалы алтын булуы турында хәбәр итә.
Кыйммәтле хәзинә, Уфада өйрәнелгәннән соң, Башкортстан Республикасы Дәүләт банкына тапшырыла. Әлбәттә, шул вакыттагы законнар буенча, бу алтын Мәскәүгә җибәрелергә һәм “Гохран”га тапшырылырга тиеш була. Әмма, мәгълүм булуынча, ул елларда илдә дә сәяси буталчыклык, мөстәкыйльлеккә атлаган чорлар иде. Федераль органнар “һушларын җыйганчы”, Дәүләт җыелышы-Корылтай депутатлары әлеге хәзинәнең Башкортстанның дәүләт мөлкәте булуы турында махсус закон кабул итә һәм ул республикада калдырыла. Шул ук законда табылдыкның формасы һәм табылган урыны хөрмәтенә “Ирәндек аюы” дигән исем бирелүе турында да бәян ителә. Арытаба кыйммәтле хәзинә республика Дәүләт банкы саклагычына озатыла. 2011 елда Дәүләт банкы кыйммәтле табылдыкны республика Милли музеена тапшыра.
Әлеге алтын кисәгенең ничек итеп Баймак җирләренә килеп чыгуы турында галимнәр төрле фикердә. Имеш тә, ХVI гасырда башкортлар затлы бүләкне урыс патшасы Явыз Иванга җибәргән һәм ниндидер сәбәп белән ул, Мәскәүгә барып җитә алмыйча, юлда югалган икән, дигән легенда да йөри.
Тарихтан. ХIХ гасырда Русиядә алтын эзләү тармагы җитез темплар белән үсә башлый. 1861 елда дөньяда табылган алтын күләменең яртысы Русиягә туры килгән.
Башкортстанда Баймак районының Күсәй авылыннан ерак булмаган урында да прииск оештырыла. Биредә 1920 елда югарыда телгә алынган “Ирәндек аюы”на охшаш саф алтын кисәге табылуы турында мәгълүматлар сакланган. Истәлекләргә караганда, прииск начальнигы аны махсус органнарга тапшыру өчен олау белән район үзәгенә алып киткән була. Әмма, кыйммәтле хәзинә тиешле урынга барып җитә алмый. Ул начальникны да, озатып баручы кешеләре белән олаудагы атларны да башкача беркем дә күрми. Хәл-вакыйгаларның ничек тәмамланганы һаман да сер булып кала.
Кем белә, бәлки Күсәй механизаторы Радик Үтәгулов нәкъ менә шушы алтын кисәген тапкандыр?
2006 елның март санында әлеге вакыйга турында “Труд” гәзите дә язып чыккан иде. Анда саф алтынның кайдан килеп чыгуы турында Русия Фәннәр Академиясе Уфа фәнни үзәгенең Геология институты хезмәткәре Сәгыйть Йосыпов үз фаразлары белән уртаклашкан.
— 1920 елда Күсәй авылыннан ерак булмаган мәйданда зур саф алтын кисәге табылуы турындагы хәбәрнең дөрес булуы шик уятмый. Язмаларга караганда, ул чынлап та Баймак җирендә табылганына охшаш. Хәзинәнең олау белән район үзәгенә илткәндә билгесез сәбәпләр белән юкка чыгуы да мәгълүм. Ихтимал, бу “югалу” алдан әзерләнгән талау белән бәйледер. Бәлки, ул вакытта алтын кисәген прииск начальнигы яисә аңа хуҗа булган кешеләр соңыннан табып алу максаты белән җиргә күмеп калдыргандыр? Болары, фаразлар гына. Минемчә, Баймакта шушы серле вакыйгадан соң бер гасырга якын вакыт үткәч табылган алтын да шул хәзинәдер. Мин, хәтта, алтынны шушы олауны талаучылар яшергәндер, дип тә уйлыйм. Соңрак җир структурасын, составын өйрәнү шуны күрсәтте: биредә алтынның иң вак кисәкчекләре дә була алмый, андый шартлар юк. Аннары, мондый зур табылдыклар җир өстендә түгел, гадәттә, 10-15 метр тирәнлектә ята...
Белешмә. Республиканың Баймак районында алтын яткылыклары ХIХ гасыр башында үзләштерелә башлый. Биредә ел саен уртача 500 килограммга кадәр затлы металл табулары турында мәгълүматлар сакланган. Районның әлеге җирләрендә алтын шулкадәр күп табылган ки, хәтта, урында яшәүчеләр асраган казларның бүксәләрендә еш кына 20шәр бөртек алтын табылып торган булган. Әмма 1970 елда биредә руда запаслары беткәч, алтын чыгару эшен туктаталар.
Ә хәзер гәзит укучыларны язма башыннан ук кызыксындырып килгән сорауга да җавап бирер вакыт җитте. 4,8 килограмм чамасы авырлыкта алтын тапкан кешегә хәзинә бәясенең күпме өлеше бирелгән соң?
Шул чорда нәшер ителгән матбугат басмаларында Радик Үтәгуловның соңыннан нинди байлыкка ия булуы турында төрлечә бәян итәләр. Имеш тә, власть органнары аңа рәхмәт әйтәсе урынга: “Төрмәгә утыртмаган өчен үзең рәхмәт әйтергә тиешсең”, — дип тә тынычландырган. Шул ук “Труд” гәзитендә, хәзинә табучыга, законга ярашлы, тиешле “процент”ларны бирүгә Финанс министрлыгының башта риза булмавы турында әйтелә. Бары тик озак сөйләшүләрдән соң гына авыл тракторчысына 4,8 килограмм авырлыктагы алтын тапкан өчен кечкенә өлеш чыгаралар. Ул акча Радикка бары тик тотынылган иске “Жигули” автомобиле сатып алырга гына җитә.
“Бүләк өлешен нинди алым белән исәпләгәннәрдер, беркем дә әйтә алмый, әмма министрлык вәкиле алтын табучыга төрмәгә утыртмаганнары өчен шатланырга тиешсең, ди. Чөнки, мондый хәзинәне табу белән, милиция хезмәткәре килгәнне көтмичә үзе тапшырырга тиеш булган. Хәзер инде вакытында Хөкүмәткә тапшырудан читләшкән, үзендә саклаган һәм күләмле металлны шулай озак йөрткән өчен җавапка да тарттырырга мөмкиннәр иде. Ә мондый очрак өчен законда 7 елга кадәр иректән мәхрүм итү каралган”, — дип яза үзәк матбугат журналисты...
Төрле чыганаклардан Олег Төхвәтуллин әзерләде.
Фотолар Интернет челтәреннән алынды.