+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
20 апрель 2022, 02:55

Батып үлгән хатыннарны җирләделәр

Авария алдыннан алар берсенең туган көнен үткәргән...

Батып үлгән хатыннарны җирләделәрБатып үлгән хатыннарны җирләделәр
Батып үлгән хатыннарны җирләделәр
Зианчура районындагы фаҗига турында хәбәр иткән идек: анда өч хатын-кыз машинада сусаклагычта батып үлә. Рульдә утырганы исән кала. Аның исерек булуы ачыклана.

Бер көн алдан алар берсенең туган көнен билгеләгәннәр. 18 апрель иртәсендә эшкә килгәннәр — дүртесе дә «Ямашлы» ял йортында пешекче булган. Эштә янә хәмер кулланганнар. Аларның берсе кояшлы яхшы көндә сусаклагычка барырга тәкъдим иткән. Руль артына баш пешекче утырган. Нәтиҗәдә, кайбер мәгълүматлар буенча, ул газ белән тормозны бутаган һәм машина сусаклагычка барып төшкән.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, исән калган кеше суда ишек ача һәм машинадан чыга ала. Ә менә калган ишекләр ачылмаган. Аларны тыштан гына ачып булган, диючеләр дә бар. 

Очраклы шаһит дамба ярында юеш киемдә утырган хатын-кызны күреп ала һәм «ашыгыч ярдәм» чакырта. Аннары гына да шок хәлендә булган шофер сулыкта аның хезмәттәшләре белән машина булуын әйткән.

Зианчура районы хакимияте башлыгы хатыннарның кичә җирләнүе турында хәбәр итте. Аларның балаларына тиешле ярдәм күрсәтеләчәк. Ун бала ятим калды, өчесе - мәктәп яшендә.

фото: башинформ

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас