

Суд приставларының төбәк хезмәте мәгълүматлары буенча, 6 һәм 4 яшьлек кызлар һәм аларның әниләре Мәскәүдә табылган.
Искәртеп узабыз, Башкортстанның Благовещен суды карары буенча, кызларның әнисе билгеле бер вакытта һәм көннәрдә балаларның әтиләренә алар белән аралашырга, вакыт үткәрергә мөмкинлек бирергә бурычлы булган.
Судның законлы көченә кергән карары турында белеп, аны үтәү чаралары күрү урынына хатын, үзенең яшәү урынын ташлап, балигъ булмаганнарны билгесез юнәлештә алып киткән.
Апрель башында ул эзләүгә игълан ителгән иде. Инде Мәскәүдә табылганнар.
Фото: башинформ