+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
21 апрель 2022, 06:00

Баланың ни гаебе соң?

Авыргазы районында яшәүче ир ике яшьлек улын үтерүдә гаепләнә.

Баланың ни гаебе соң?Баланың ни гаебе соң?
Баланың ни гаебе соң?

Стәрлетамак районара тикшерү бүлеге туплаган дәлилләр суд тарафыннан 51 яшьлек кешегә карата хөкем карары чыгару өчен җитәрлек дип табылган.

Тикшерү барышында ачыкланганча, 2021 елның 6 апрелендә кич белән исерек хәлдә хөкем ителүче хатыны белән талаша. Ул үзенең ике яшьлек улының биологик атасы булуына шикләнә һәм үчне сабыйдан алырга була. Ул аны нык кына этеп җибәрә. Нәтиҗәдә, бала ишек яңагына бәрелә. Аннары ир аңа берничә тапкыр сугып, телевизор пульты белән башына бәрә, шуннан соң күтәреп бөтен көче белән идәнгә ташлый. Бала алган тән җәрәхәтләреннән вафат була.

Җинаять кылганнан соң ир полиция хезмәткәрләре тарафыннан тоткарлана.

Хөкем ителүче үз гаебен тулысынча танымаган.

Суд аны 14 елга ирегеннән мәхрүм иткән.  Мондый коточкыч җинаять өчен бу әле бик җиңел җәза...

Фото: мк.ру

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас