

Нуриман районында Павловка сусаклагычының уртасында бозда ике ир-егет булуы турындагы мәгълүмат кичә кич ашыгыч хезмәтләргә керә.
Бу урынга Павловка авылы коткаручылары юнәлә.
"Килеп җитүгә, 1972 елда туган ирнең боз астына төшеп китүе һәм батып үлүе ачыкланды, аны табып булмады. 1973 елда туган икенче ир-егет ярга мөстәкыйль рәвештә чыгып, булган хәлләр турында сөйләде", - дип хәбәр иттеләр МЧСның матбугат хезмәтендә.
Икенче балыкчыны эзләү бүгенгә планлаштырылган иде.
фото: башинформ