– Апам, менә сиңа тапшырырга куштылар, әманәт диделәр.
– Әманәт?
Марат үтә дә зәвыклы төргәкне Илсөягә сузды.
– Таныш-фәлән, белгән кеше калдырдымы? Исемен сорарга башыңа килгәндер бит?
– Соравын сорадым, Зәмирә диде, тик паспортын тикшермәдем инде, гафу итәрсең, апа!
– И-и, шаяртырсың инде син!
Илсөя хәтер янчыгыннан Зәмирә исемле таныш-белешләрен үткәрә башлады: “Кайсысы миңа әманәт кадәр әманәт тапшырырга уйлады икән?” Энесе, аның уйларын укыгандай: “Апам, аптырап торганчы, ач та кара, бәлки, эчендә хат-мазар булыр”, – диде. “Чынлап та! Баш эшләми тора, олыгаю билгесе инде бу, каушап та киттем бугай”.
Илсөя төргәкне сүтәргә тотынды. Аннан борынга үтә дә үзенчәлекле хуш ис килеп бәрелде. Әллә ничә төрле гади болын чәчәкләре, ялан үләннәре, әллә инде купшы гөлчәчәкләрнең таң алдыннан гына җыелып алынган катнашмасымы идеме бу, беренче мизгелгә аңлашылып та бетмәде. Ләкин, ни булса да, үтә дә күңелне иркәли, назлый, җылылык бөркелеп торган хуш ис иде бу!
Төргәк эчендә, заманында күпләрнең төшләренә хыял булып кына керә торган, санаулы кешеләрнең генә иңнәренә ягылган, муеннарын нәфисләгән, ә хәзер төсен, бизәген, матурлыгын югалткан бик тә таныш “газовый” дип аталган яулык белән бергә күз камаштырырлык ап-ак өрфия яулык һәм хат ята иде. Илсөя, сөенергәме, көенергәме, дигәндәй, тынып калды. “Юк, булмас!”
– Я, хатта ни язганнар?
Илсөя бөтенләе белән уйларына чумган иде, энекәше дәшкәч, бераз һушына килеп, хатны укый башлады. “Әнием гомере буе шушы яулыкны башыннан төшермәде дисәм дә була. Сандыкта саклап яткырылган булса, бәлки, өр-яңа килеш торыр иде. Ләкин ул алай теләмәде. Үтәкүренмәле, юка яулык аны калын шәлләргә караганда да ныграк җылыткандыр, күрәсең. Сез, Илсөя, мәрхүм туганыбыз Замир белән һәрвакыт аның йөрәгендә булдыгыз, үзегез дә белмичә, яшәргә көч бирдегез. Рәхмәт Сезгә! Әниебез бакыйлыкка күчәр алдыннан кайчандыр иңегездән салып бүләк иткән яулыкны үзегезгә кайтарырга кушты. Ә икенчесе – аның Сезгә бүләге! Ихтирам белән, Зәмирә (Замирның сеңлесе)”.
Илсөянең күзләреннән аккан яшьләрне туктатырлык түгел иде. Күңелендә еракта калган хатирәләре яңарды. Әйтерсең лә аңа өрфия яулык түгел, ә өрфия яшьлеге әйләнеп кайтты...
...Сигезенчене бетергәч, Илсөя укуын район үзәгендәге урта мәктәптә дәвам итте. Сыйныфташларының кайсысы башкалага техникумга керде, берничәсе күрше районда механизатор-шоферлар әзерли торган курсларга язылды. Замир да курсларны сайлады. “Хезмәткә алынганчы һөнәр үзләштереп, акча эшләп, матай аласым килә”, – дигән хыялын бер кичтә капка төбендә утырганда Илсөя белән уртаклашты.
– Әллә хезмәт итәргә мотоцикл белән китмәкче буласыңмы?
– Юк инде, сине ялларга район үзәгеннән авылга алып кайтыр өчен.
– Сиңа утырыр дисеңме мине әллә, курыкмыйча!
– Ә мин әкрен генә йөрермен, син курыкмаслык итеп кенә, Илсөя!
– Алдан кычкырган кәккүкнең башы авыртканын беләсеңме син, Замир? Синең таныклыгың һәм мотоциклың булганчы, мин, аттестат алып, башкалага укырга китеп барган булам!
– Уналтым тулуга икесе дә булачак, бер ел гына көтәсе, озак түгел.
– Нинди акчага сатып алмакчы буласың, мотоцикл кыйммәт диләр бит?
– Өч ел комбайнчы ярдәмчесе булып эшләгән акчаны инәйләр кассага салып куйды. Заводта эшләгән ике абый да, җитмәгәнен биреп торабыз, диделәр.
– Шәп икән синең абыйларың!
– Әтү!
– Ә мин барыбер утырмаячакмын, килеп тә йөрмә, әле үк әйтеп куям, соңыннан үпкәләштән булмасын!
– Нигә шулай кырт кисәсең әле син, Илсөя!?
– Патамушты әтәй кушты.
Илсөя үзенең әйткәненнән кызык табып, көлеп җибәрде.
– Син көлгәндә, әйтерсең, кыңгырау чыңлый, Илсөя! Башка бер кешедә дә мондый тавыш юк, чын менә!
– Ярый, пока!
Илсөя тиз генә саубуллашты да ялт итеп капкадан кереп тә китте. Башка берәүнең “пока”сына Замир: “Син үзең бака!” – дип җавап кайтарарыр иде дә бит. Юк, бу Илсөя шул! Аңа бары: “Илсөя, Илсөя, күңелең кемне сөя?” – дип кенә җырларга була. Җитмәсә, үзе ишетмәгәндә генә. Ишетсә, кирәгеңне бирәчәк. Беркемне дә якын китерми бит! Такташ абзый Алсуын язганчы Илсөяне күреп-белгән диярсең, билләһи! “Үзе көлә, үзе сөйкемле. Үзе усал, үзе болай бер дә усал түгел кебек шикелле…” Замир, поэмадагы исендә калган бердәнбер юлларны кабатлый-кабатлый, авылларына тәпиләде.
“Мансафларның малае Замир мотоциклдан егылып үлгән, ди...” Җәйге матур көннәрнең берсендә авыл буйлап таралган бу авыр хәбәргә берсенең дә ышанасы килмәде. Илсөя дә, әлбәттә, искәрмә түгел иде. Замирга карата күңелендә нинди хисләр йөрткәнен аңлап бетерерлек дәрәҗәдә аралашып өлгермәсәләр дә, иң кадерле кешеләренең берсен югалтканын аңлады ул. Өлгергәнлек аттестатын алу шатлыгы да, үзе теләгән институтка укырга керү теләге дә икенче планга күчте.
“Кеше бүген бар, иртәгә юк. Тормыш, бер караганда, шундый ямьле күренсә дә, кырысланып, караңгы, куркыныч якларын да күрсәтә икән. Кинәнеп очарга әзерләнгән кош балаларының канатлары каерылып, хыяллары челпәрәмә килүендә табигатьнең, әйтерсең лә, бер эше дә юк! Бөтен тирә-як күпереп чәчәк ата, кошлар сайрап тора, ә син юк, Замир! Синең белән бергә минем дә гомер-нең бер өлеше китте, бары хатирәләр калды. Ап-ак туй күлмәге кигән сөйгәнеңнең синең беләгеңә сарылып, бергә атлыйсы сукмакларга аркылы төшкән тәкъдир дигән әйбер барлыгын соңгы сулышыңны алганда, бәлки, күзаллап та өлгермәгәнсеңдер” — Илсөянең көндәлегендә язылган бу юллар да мәңгелек хатирәләр булып кына калды...
Ул елны Илсөя югары уку йортына керә алмады. Әтиләренең киңәше белән авылда мәдәният йортына эшкә урнашты. Сентябрьдә вакытлы матбугатка язылу кампаниясе башлангач, Илсөядән элемтә бүлегендә эшләүчеләргә булышуын сорадылар. Күрше авылга барасы көнне әнисе аңа танышлык белән генә алынган, үзе дә жәлләп, “чиска” гына кулланган, җиңел, үтәкүренмәле алсу “газовый” яулыгын бәйләргә рөхсәт итте. Илсөя куанычыннан нишләргә белмәде: тегеләй дә болай муенга салып, иңнәренә элеп, башына бәйләп “мәш” килде. “Я инде, соңга каласың, бар!” – дип әнисе дәшмәсә, тагын бер биш минут көзге каршында бөтерелергә исәбе бар иде әле.
...Сап-сары итеп буялган йортның ихатасына кергәч, Илсөянең күңелен ниндидер шомлы хис биләп алды. Сизенүе юкка булмаган икән – бу Замирларның өе булып чыкты. Өч ай элек кенә мәет чыккан йорт хуҗабикәсе – Замирның әнисе Илсөяне тиз таныды. “И балакаем, нишләп безгә бу бәхетсезлек килде икән? Син бит киленем булырга тиеш кеше идең. Бигрәк яраткан булган икән үзеңне улым. Дәваханәдә синең исемеңне кабатлап җан бирде бит балакаем...” Илсөяне кочаклап, такмаклый-такмаклый елады баласын соңгы юлга озаткан ана.
Аның гомерлек ярасын юып та, ярдәм итеп тә булмаячагын яхшы аңлый иде Илсөя. Баласын югалткан ана яшеннән дә ачырак яшь булмаганын беренче тапкыр шунда төшенде ул. Ни кызганыч, үзенә дә еллар узгач, йөрәген тетрәндереп, күтәреп бетерә алмаслык авыр кайгы аша үтәргә туры килде – сөлек кебек улын мәңгегә җир куенына кертте. “Кешене жәлләсәң, үзеңнең башыңа килә”, – дигәнне олылардан ишеткәне бар иде Ил-сөянең. Әллә чынлап та шулаймы, туры килү генә микән? Шулай, дөнья – кешенең сыналыш мәйданы. Кайчагында аның кануннары алдында иң көчле дип аталган кешеләр дә тезләрен чүгә, бәгырьләре таш булып катканнар – көлгә әйләнә, балавыз сыгудан артмаганнар – утларга ташлана.
Замирның әнисе белән саубуллашканда Илсөя үзенә килешеп торучы, күзләр камашырлык “газовый” яулыгын исенә төшерде. Җәһәт кенә муеныннан чишеп алды да: “Истәлегем итеп бәйләрсез!” – дип, Замирның әнисенең иңнәренә элде. Һәм, яңадан үксеп елап җибәрүдән куркып, капкага атлады...
Берничә көннән, әнисе яулыгын эзли башлагач, Илсөя: “Югалттым!” – дип ялганлады. Ни өчен дөресен әйтмәгәненә аның бүген дә җавабы юк – бәлки, куркудан, бәлки, башка сәбәбе булгандыр, инде хәтерләми. Бер караганда, әнисе аңлаган, тиргәмәгән дә булыр иде кебек. Нәрсә булса да булган, хәзер кире кайтарып булмый. Әмма әнисенең үзе дә юньләп бәйләмәгән яулыгын беренче тапкыр күргән кешегә – Замирның әнисенә бүләк итеп калдырганына бервакытта да үкенмәде ул. Соңыннан да иңеннән яхшы шәлләрен башкалар иңенә күп тапкырлар күчерергә туры килде, һәм моны бик теләп, яратып, чын күңелдән эшләде.
...Илсөя ап-ак өрфия яулыкны сак кына битләре буйлап йөртте. “И газиз ана! Төзәтә алмаслык яра, газабыңның әрнүләренә ничек түздең дә ничек чыдадың икән?! Күтәргесез кайгы тулы йөрәгеңне мәңге ару-талу белмәс, хезмәт сөйгән кулларың белән кысып тотып, гомерең буе рәхмәт укып, соңгы көннәреңдә дә мине уйлагансың. Әйе, яулыкка мохтаҗлыгым юк бүген, Аллаһка шөкер! Тормышларыбыз җитеш, ризыгыбыз киң. Ләкин синең бүләгеңне башыма бик кадерләп, яратып бәйләрмен, иңнәремә салырмын. Чөнки ул — саф күңелнең бер кыйпылчыгы, күңелемне мәңге җылытыр хатирәләрнең берсе, өрфия яшьлегемнең гүзәл бер кайтавазы!
Люция Әблиева.