+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
25 апрель 2022, 15:30

Палатка янында хатын-кыз гәүдәсе табылган

Туристик походка киткән ханымның үлемендә кем гаепле?

Палатка янында хатын-кыз гәүдәсе табылганПалатка янында хатын-кыз гәүдәсе табылган
Палатка янында хатын-кыз гәүдәсе табылган

Башкортстанда полиция хезмәткәрләре Белорет районында туристик палатка янында табылган хатын-кызның шәхесен ачыкларга омтыла.

Бу хакта төбәк буенча Эчке эшләр министрлыгында хәбәр иттеләр. Хокук саклау ведомствосында аныклап узуларынча, мәрхүмәнең гәүдәсе Укшын авылыннан ерак түгел, Белорет - Магнитогорск трассасыннан 100 метр ераклыкта табылган.

Суд экспертизасы хатынның 15 апрельләр тирәсендә вафат булуын күрсәткән. Мәрхүмәнең билгеләре: күрер күзгә 35-40 яшь, славян кыяфәтле, буе -160 см, нәфис гәүдәле, аксыл чәчле. Кызгылт чалбар, толстовка, ак майка, чәчәк һәм яфраклар сурәтләнгән футболка кигән. -

Хатын-кызның мәетеннән 10 метр ераклыкта туристик палатка корылган, аның эчендә кара төстәге капюшонлы кызыл төстәге куртка табылган.

Шулай ук палаткада туристик рюкзак, кызгылт сары төстәге тәгәрмәчле юл сумкасы бар иде, – дип өстәделәр Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгында.

Фото: кп.ру

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас