+8 °С
Ясно
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
26 Апреля 2022, 15:20

Мәктәптә үртәгәннәр...

Шуның өчен үсмер кыз гомере белән хушлашмакчы булган.

Мәктәптә үртәгәннәр...Мәктәптә үртәгәннәр...
Мәктәптә үртәгәннәр...

Кичә Уфаның Киров районында ашыгыч хезмәтләргә үсмер кызның үз-үзен үтерергә маташуы турында хәбәр килгән.

«Ашыгыч ярдәм»дә 15 яшьлек кызны дәваханәгә озатканнар.

Медиклар аның агулануын ачыклаган. Кызның ашказанын юдырганнар – хәзер аның гомеренә берни дә янамый.

Башлангыч мәгълүматлар буенча, кыз үзен мыскыл итүләре аркасында мәктәпкә барырга теләмәгән һәм үз-үзен юк итәргә омтылган.

Фото: fotostrana.ru

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас