+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
27 апрель 2022, 16:05

Белорет урманында табылган хатынның шәхесе ачыкланган

Кемнең газизе булыр бу?

Белорет урманында табылган хатынның шәхесе ачыкланганБелорет урманында табылган хатынның шәхесе ачыкланган
Белорет урманында табылган хатынның шәхесе ачыкланган

Русия Эчке эшләр министрлыгының Белорет районы буенча җинаятьчеләрне эзләү бүлеге хезмәткәрләре 20 апрельдә Укшык авылы янында урманда табылган хатын-кызның шәхесен ачыклады. Аның янында бернинди документлар да табылмаган.

«Мәрхүмнең мәетен экспертизага җибәрделәр. Медиклар сүзләренә караганда, үлемнең сәбәбе - йөрәккә бәйле проблемалар. Оперативниклар хатынның туганнарын табып, сорашып белешкән. Бу 1983 елда туган Санкт-Петербургта яшәүче ханым булып чыккан, ул бер ел элек Белоретка күчеп килгән.

Башлангыч мәгълүматларга караганда, хатын аерым яшәү рәвеше алып барган, туганнары белән элемтә урнаштырмаган, еш кына яшәү урынын алыштырган», — дип хәбәр иттеләр Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтендә.

Хәзер бу хәлнең барлык шартлары да ачыклана. Тикшерү нәтиҗәләре буенча процессуаль карар кабул ителәчәк.

Фото: кп.ру

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас