Уфада тикшерү комитеты бишенче каттагы фатир тәрәзәсеннән егылган 2 яшьлек кызның һәлак булу факты буенча тикшерү үткәрә.
Бәхетсезлек очрагы кичә көндез, 26 апрельдә, Парковая урамындагы йорт янында булган.
- Бала әнисе белән кухняда булганда, ачык тәрәзәгә менеп, күпфатирлы йортның бишенче катында урнашкан фатирыннан егылып төшә, - дип хәбәр иттеләр Тикшерү комитеты матбугат хезмәтендә. - Бала алган тән җәрәхәтләреннән шул урында вафат булган.
Әле тикшерү бара.
Фото:kgo66.ru