

Уфаның Октябрь районы буенча тикшерү бүлеге 28 яшьлек хатынга карата җинаять эшен тикшерүне тәмамлады.
Төбәк тикшерү идарәсе матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, быел 15 февральдә кич белән исерек хатын, 49 яшьлек әнисе аңа йокларга комачаулаганлыктан, кухнядан пычак алып, аның муенына кадый. Яраланудан зыян күрүче шунда ук үлә. Аннары гаепләнүче кан эзләрен юып, әнисен яңадан киендерә. Үзенең өйдәшенә ул, әни табигый сәбәпләр аркасында үлгән, дип белдерә.
Шуннан соң җинаятьче ашыгыч ярдәм һәм полиция чакырта һәм аларга шул ук үлем версиясен хәбәр итә.
Хокук сакчылары гаепләнүченең үз әнисен үтерүенә дәлилләр җыйган. Сорау алу барышында, җыелган дәлилләр күрсәтелгәннән соң, ул үз гаебен таныган.
Җинаять эше судка җибәрелгән.
фото: "следком02"