Ведомство вәкилләре аныклап узганча, алдан фаразлар буенча таныш булмаган кызның үлемендә криминаль эз юк.
- Хәзер мәет судмедэкспертизага озатылды, анда үлем сәбәпләрен ачыкларга туры киләчәк, - дип өстәделәр.
Искәртеп узабыз, 20 апрельдә Башкортстанның Белорет районында, Укшын авылыннан ерак түгел, Белорет-Магнитогорск трассасыннан 100 метр ераклыкта очраклы үтеп баручылар хатын-кыз мәетенә юлыккан иде. Башлангыч мәгълүматлар буенча, бәхетсезлек очрагы 15 апрель тирәсендә булган.
Мәет белән янәшә генә туристик палатка урнаштырылган, анда хатын-кыз әйберләре булган.
Фото: башинформ