Соңгы тапкыр авылына кайтып килгәннән соң Әүфәтнең күңеле сүрелде. Ишетте генә түгел, үз күзләре белән күрде. Гомер чирләмәгән әнисендә бума авыруы башланган икән. Шул чакта әтисе яшьле күзләре белән улына текәлде:
– Өшкертеп карарга кирәк, – диләр. Андый кеше бар икән, республикабызның башка милләт халкы яшәгән районында, – дип куйды. – Үзебез генә барып табалмабыз, машинаң белән кайтып, алып баралмассың микән?
– Барырбыз, әти, барырбыз! – дисә дә, шәһәрдә бер зур гына автобазада шофер булып эшләүче Әүфәт уйга калды. Чөнки совет чорында шәхси машина алу бәхете сирәк кешеләргә генә тәти, Әүфәткә үзе эшләгән оешма аша эш итү юлы кала.
Хәзер инде аңа автоколонна җитәкчесеннән рөхсәт алып, ял көненә шул якка йөк табып, юллама алырга туры киләчәк. Башлыкка чын хәлне аңлатып биргәч, аңа җомга кич үк кайтып китәргә рөхсәт бирделәр.
Авылдагы йортлары янына “КамАЗ”ын туктатып, кабинадан сикереп төшеп, капка келәсенә үрелергә өлгермәде, көтеп торганнар диярсең, йортның такта янкорма ишегеннән әти-әнисе килеп тә чыкты. Әүфәт бер мәлгә туктап, иркен итеп тын алды: “Әни әле аякта...”
Өйгә кергәч тә әнисе өтәләнеп чәй әзерләргә тотынды.
– Әтиең мунча яккан иде, башлап син барырсың, улым, – дип әнисе яраткан улының аркасына кагылып алды.
– Минлегегез генә түзсен! – дип, учын учка ышкып, шатланып алды Әүфәт.
Чабынырга ярата ул. Тәмам тынычланып калган уллары чәй эчеп утырган арада, иң кирәкле хәбәрен әйтергә җыенган кеше кебек туктап, башта әтисенә, аннары әнисенә карады:
– Нигә машина белән кайтканымны аңлагансыздыр, иртәгә кирәкле җиргә барып кайтырбыз. Кичтән үк әзерләнегез, иртә белән кузгалырбыз!
Моңаеп калган әтисе белән әнисе, ризалыкларын белдереп, бер сүз дә дәшмичә баш кактылар.
Иртә белән капка төбендә зәңгәр төтеннәр калдырып, ком төягән “КамАЗ” Әүфәт билгеләгән курс белән юлга чыкты. Мәктәп төзелеп яткан бер авылда йөген бушатып калдыргач, машина җиңеләеп китте.
Райондагы тиешле авылга барып кергәч, өшкерүченең йортын озак эзләргә дә туры килмәде. Әүфәт зур булмаган буа күпереннән чыгып, карт өянке янындагы күләгәгә машинасын куеп, кабинадан сикереп төште. Әти-әнисенә утырып торырга кушып, якындагы йорт алдындагы капка төбенә җыелып торган халык янына атлады.
“Ул бәләкәй авылда, аның йортын эзләп торасы да юк, капкасы алдында һәрвакыт кешеләр җыелып тора”, – дигән сүзләр дөрес булып чыкты. Әүфәт, адымнарын акрынайтып, халык җыелып торган капкага якынлашты. Җеназага җыелганнар, диярсең. Унбишләп кеше булырга тиеш, күбесе хатын-кыз, ике-өч кенә ир заты күренә. Зур капка янындагы эскәмиядә пингвинннар кебек хатын-кызлар тезелеп утыра, урын җитмәгәннәре, бәләкәй капка алдына өелешеп, ихатаны күзәтә. Берсенең дә йөзендә елмаю әсәре, шатлык билгеләре юк. Ялгышмадыммы икән, дип шикләнеп кенә аңа исемлек төзелгән бер бит кәгазь белән ручка тоттырдылар:
– Язылыгыз! Монда керү кәгазьдәге исемлек буенча. Өшкерүчегә күренү вакыты да әлегә билгесез, бүгенме, иртәгәме?
Аптырап калган Әүфәткә аңлатып бирделәр: бүген иртәдән башлап өшкерүче күренмәгән, берсен дә кабул итмәгән, ял итә, диделәр. Имеш, кичә үткәргән сеанслардан соң энергиясе, безнеңчә әйткәндә көче, гайрәте кимегән булырга тиеш. Шулай да була микәнни? – дип уйлап куйды Әүфәт. Җир казымый ич!
Аның уйларын аңлаган кебек, бер олы хатын, аңа борылып:
– Энем, әле синең башың яшь! Аңларлык түгелсең, сеанс үткәргәндә, аның энергиясе бармак очларыннан очкын булып чыгып тора, – дип куйды. Бу сүзләргә Әүфәт тә ышана язды. Берүк әнисенә ярдәме генә тисен иде!
Иң авыры билгесезлек шул... Шатланып килгән егетнең дә күңеле, мондагы кешеләрнеке кебек, сүрелде дә куйды. Шулай да кулындагы кәгазь битенә уналты саны куеп, әнисенең исем фамилиясен язды. Күпме булса да көтәргә әзер ул, артка чигенү турында уйларга да түгел. Әнисенең дә күңелен төшерергә ярамый, чире башланырга мөмкин, өшкерүче тиздән кабул итә башлар, дип теләргә кирәк. Әнә бит, барысы да өметләнеп көтә, биек булмаган койма аша иске генә бу йортның тактадан ясалган янкорма ишеген күзәтәләр. Менә ул ачылып китәр дә, пәйгамбәргә охшаган кеше күренер кебек. Тик монда аны танып белүчеләр дә, аның дәвалау сихәтен алган кешеләр дә юк кебек. Имеш-мимешләр генә йөри. Һәркем аның турында ишеткән, белгәнен сөйләргә тырыша.
Өшкерүче турында күп мактау сүзләре ишеткәч, Әүфәтнең дә күңеле бераз күтәрелгәндәй булды. Ул әтисе белән әнисен алып килеп чиратка бастырды да машинасы янына китте. Үзенең озын күләгәсен күргәч, намаз укыган, күптән мәрхүм булган картинәсенең сүзләрен исенә төшереп, икенде вакыты җиткәнен аңлады. Кабина ишеген бераз ачык калдырып сузылып ятты да черем итәргә булды.
– Биш ел бит инде, биш ел...
Шушы сүзләрне ишетеп, Әүфәт күзләрен ачты. Ул машинасын куйган өянке артында хатыннар сөйләшеп утыра түгелме соң? Сүз башлаган тавыш яшь хатынныкы булырга тиеш. Егет кымшанмыйча гына, тагын нәрсәләр ишетермен, дип, тыңларга кереште.
– Без яшәгән бистәдә безне күбесе белә. Күрше-күләннәребез, таныш-белешләребез башта сорашып интектерсәләр дә, хәзер инде тынычландылар бугай. Әдәп саклап сорашмыйлар инде, аңлап торам. Алар өчен мин – кысыр хатын. Ирем генә бер сүз дә дәшми. Мине гаепләми. Бу хәлдән көяләнеп яшәгәнемне сизсә дә, тынычландырырга тырыша. Ел саен медкомиссия үтеп торам. Эшем шундый. Табиблар бернинди чирең юк, дип яза. Иремне, белгечләргә күренеп карыйк, дип кыстасам да, теше-тырнагы белән каршы. Хәер, мин дә аны гайрәтсез ир дип санамыйм. Дүрт саны төгәл, тап-таза. Буй-сыны гына ни тора! Хатын-кыз күзе төшмәслек түгел.
Сөйләгәч, сөйлим инде, без бит танышлар түгел, эчемне бушатыйм. Егет чагында күпме кызлар арасыннан мине сайлады. Кияүгә дә аңа үз ризалыгым белән теләп, шатланып, кыз килеш чыктым. Бәхетле булырбыз, дип уйлаган идек. Әле дә мин үземне бөтенләй бәхетсез дип әйтә алмыйм, тик шулай да тормышыбыз китек. Гаиләнең төп бәхете балалар белән генә була торгандыр ул.
Шушы урында әңгәмә өзелде. Өянке артында серләшеп утырган хатыннарның тиз генә торып, өшкерүче йортына атлаганнарын күреп, Әүфәт тә торып утырды. Теләсә кем ишетергә тиеш булмаган серен чишкән яшь хатынны күзләре белән капкага барып җиткәнче озатты. Арттан булса да һуш китәрлек буй-сынын, киемен истә калдырырга тырышты ул.
Капка алдында ниндидер хәрәкәт башланган икән, эскәмиядә утырган хатыннар да торып баскан, барысының да күзләре ихатада. Әүфәт тә, машинасыннан төшеп, шунда атлады. Аны гына көтеп торган диярсең, хуҗаның сыеры да капка төбенә килеп басты. Көтү кайткан булырга тиеш. Ир затлары, зур капканы ачып, җиленнәре тулышкан, бура зурлык сыерны утарга үткәрде.
Шулчак янкорма ишеге яртылаш кына ачылып, яңа гына мунчадан чыккан кебек, чәчләре таралмаган, кызарган йөзле хатын күренеп калды. Ул, кеше күзенә күренергә теләмичә, ишекне яртылаш кына ачып, инде ишек төбенә барып җиткән хатыннарның берсенә нәрсәдер әйтеп, кулындагы бидрәсен тоттырды. Ул хатын, тиз-тиз атлап, сыер абзарына юнәлде. Аңа тагын бер хатын иярде. Анысы инде сыерның җилкәсен кашып, муенын сыйпап торырга ризадыр.
Зур капка алдында машина сигналы пипелдәгәч, халык бер урамга, бер ишеккә карады. Капка төбенә “ГАЗ”ик килеп туктаган икән. Бу юлы халык күзен алмаган ишектән кыска буйлы, киң җилкәле, таза гына егет чыгып, капканы ачты. Бу – хуҗаның улы, өйрәнчеге, – дип пышылдады бер хатын. Машина, ихатага кереп, келәт янына туктады. Шофер янында утырган кеше кабинадан сикереп төшеп, өч-дүрт капчыкны келәткә ташлау белән машина кузгалып та китте. Фураж китергәннәр икән. Авылда үскән Әүфәт бик тиз аңлады. Бу – колхоз машинасы, фуражны да фермадан чәлдергәннәр. Өшкерүченең малга азык эзләү, хатынының сыер саву, икмәк салу мәшәкатьләре булырга тиеш түгел. Яңа гына мичтән чыккан зур гына түгәрәк ипине ашъяулыкка төреп, тәмле исләр чыгарып, бу йортка кереп киткән хатынны да шәйләп алган иде ул. Өшкерүченең сизгер бармаклары эш кораллары тотып тупасланырга тиеш түгелдер инде, дип уйлады.
Шулчак аның күзе зур капка янындагы чүп өеменә төште. Артык чүп тә юк, буш шешәләр өеме. Якынрак килеп баскач ушы китте. Чит илләрдә җитештерелгән аракы, ром, виски, төрле-төрле кызыл шәраб, тагын безнең халык укый алмаслык билгесез телләрдә язылган этикеткалар ябыштырылган, нинди генә рәвешле шешәләр юк монда! Тулы коллекция өелгән. Кем бушатты икән боларны? Шунда гына ул үзен пычрак керләр өеменә карап торган хатын-кыз кебек хис итеп, кеше күзенә чалынганчы урамга ашыкты. Анда да ул яхшы хәбәр ишетмәде, хуҗабикәнең сыерын савып чыккан хатын:
– Өшкерүче бүген берсен дә кабул итмәячәк! Иртәгә иртәнгә әзерләнегез! – дип, төркем белән хушлашып китеп тә барды.
Бу хатын бик канәгать булып кайтып китте, хуҗабикәгә эш күрсәтеп, өшкерүчегә күренү бәхетенә ирешкәндер, дип уйлады халык. Бүгенгә капка саклап торуның файдасызлыгын аңлап, калганнар да акрынлап таралыша башлады. Кая барсыннар инде, төн кунарга фатир эзләргә кала. Читтән килүчеләрнең транспорты –Әүфәтнең машинасыннан тыш, тугарылган ат белән бишекле бер мотоцикл. Ул да әти-әнисен якындагы бер йортка кунарга урнаштырып чыкканда урамда кеше калмаган иде. Бу авыл халкы күнеккән инде, көн дә кунарга керүчеләр булып тора, чәй, шикәрлек акча эшләргә мөмкинлек бар, димәк. Үзенең дә берәр йортка кереп, шәраб йотып, сузылып ятып йоклыйсы килә, кабинада ятып җиләп беткән инде ул.
Сайланып торасы юк инде, монда йортлар барысы да бер чама, дип якындагысының ишеген какты. Ишек төбендә озак таптанып торырга яратмаган егет, түфлиен салып, өйгә үк килеп керде. Ишек ачарга әзерләнгән хуҗабикә әбигә бәрелә язып туктап калды. Гафу үтенеп, исәнләште дә турыдан-туры кунарга сорады. Тыштан караганда зур булмаган йорт эчтән иркен генә күренә. Зур якка чыккач, түр башындагы караватта таныш яшь хатынны күреп, аптырап калды. Өянке яныннан, серен аңа ишеттереп, торып киткән, ак җирлеккә яшел борчак төшкән киң итәкле сылу, яшь хатынны күлмәгеннән танып, йөзен читтән генә күзәткән иде. Нәкъ үзе. Күлмәген алыштырып, халат та киеп өлгергән. Аның йомры тубыкларын, төз аякларын каплый алмаган ак чәчәкле кыска халаты изүеннән атылып чыгарга торган калку күкрәкләре егетнең карашын иркәләде. Яшь хатын, аптырап калган егеткә игътибар итмәгән кебек, бер генә күз сирпеп алды да, озын кара чәчләрен матурлап җыеп, каптыргыч белән эләктереп тә куйды. Әбинең ризалыгын ишетмәгән Әүфәт аңа карады.
“Катын” риза булса”, – дигәч, яшь хатын, әбине аңлап, кулбашларын гына сикертеп куйды. Арка үзәге чымырдап куйган буйдак егетнең эченә җылы йөгерде. Әүфәт күчтәнәчләрен алып керергә дип чыгып китте.
(Дәвамы бар).