Нәтиҗәдә, 100 мең сум акчасыз калган. Бу хәл турында Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте хезмәткәрләре белдерде.
Фәхишәлек хезмәтеннән файдалану өчен Уфада яшәүче 33 яшьлек кеше тиешле сайт тапкан һәм менеджерга язган. Тегесе аны заказ бәясен түләү өчен бер банкка 96 мең сумнан артык акча күчерергә күндергән. Әмма егет фәхишәнең килүен көтеп алалмаган, аңа полициягә мөрәҗәгать итәргә туры килгән.
Искәртеп узабыз, күптән түгел шундый ук очрак булды. Яңавылда берәү "чакыру буенча кыз" белән ялын үткәрергә тели, тик, нәтиҗәдә, зур суммадагы акчасыннан колак кага. Шантаж ярдәмендә җинаятьчеләр зыян күрүчене миллион сумга алдый алган.
Фото: woman.bg