

Бәхеткә, алар машинадан чыгып өлгергән. Зианчура районында булган бу хәл.
Зилаер районыннан килгән кечкенә балалары булган бер гаилә Магнитогорск - Ира автомобиль юлында Сүрәм елгасы буенда ял итәргә туктаган. Ир кеше елга яры буена борылырга уйлаган, ләкин бу урынның сөзәк һәм тайгак икәнлеген исәпкә алмаган, күрәсең. Машина, таеп, елгага таба ава башлаган.
Бәхеткә, автомобиль, ярдагы нәрсәгәдер эләгеп, туктап кала. Шул мизгел эчендә гаилә салоннан чыгарга өлгерә, ә машина суга бата. Гаилә әгъзаларының барысы да исән-сау.
Фото: selskieogni.ru