+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
5 Май 2022, 03:40

Мичкә шартлап, баланың гомерен өзгән иде...

Фаҗигадә гаеплеләр суд каршына басачак.

Мичкә шартлап, баланың гомерен өзгән иде...Мичкә шартлап, баланың гомерен өзгән иде...
Мичкә шартлап, баланың гомерен өзгән иде...

Башкортстанда Акъяр авылы янгын-коткару бүлегенең каравыл башлыгы суд каршына басачак. Тикшерү версиясе буенча, ул Хәйбулла районыннан алты яшьлек малайның үлемендә гаепле.

Узган елның 17 августында янгын командасы гаражда чыккан янгынны сүндерү өчен килгән. Алар урамга җиңел янып китүче матдә салынган мичкәне алып чыкканнар, тик сүндергәннән соң аны караучысыз калдырганнар. Шул ук көнне кичен янәшәдә алты һәм җиде яшьлек балалар уйнаган булган...

- Шаһитларның баллонны ераграк алып күю үтенече үтәлмәде, - дип сөйли ата-аналар. - Безнең балалар гаражлар яныннан узган вакытта баллон шартлаган. Малайлар өйгә йөгергән – аларның тиреләре асылынып тора иде. Алты көннән соң Айнур вафат булды…

Тикшерүчеләр Акъярның баш коткаручысы, куркыныч баллонны караучысыз калдырган, карбидлы мичкә пыскый башлаган, аннары янәшәдә балалар булганда шартлаган, дип саный. Элегрәк коткаручылар балалар шырпы белән уйнаган һәм шартлау оештырган, дип раслаган, тик тикшерү бу фаразны кире каккан.

Кызганычка каршы, алты яшьлек баланы табиблар коткарып кала алмый... Икенче сабыйның сәламәтлегенә авыр зыян килгән.

Куркыныч урынны күзәтүсез калдырган каравыл башлыгы саксызлык аркасында кеше сәламәтлегенә авыр зыян яки үлемгә китергән ваемсызлык турындагы эшнең фигуранты була һәм суд каршына басарга әзерләнә. Әгәр суд шартлаткыч матдә калдырган каравыл башлыгын гаепле дип тапса, аңа биш елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителү куркынычы яный.

Фото: мк.ру

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас