+4 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
6 Май 2022, 12:55

Улын үтергәннән соң, "Жди меня" тапшыруы аша эзләгән...

Шушы көннәрдә Башкортстанны 20 ел элек булган рәхимсез үтерү турындагы хәбәр тетрәндерде.

Улын үтергәннән соң, "Жди меня" тапшыруы аша эзләгән...
Улын үтергәннән соң, "Жди меня" тапшыруы аша эзләгән...
Сибайда яшәүче Гөлнара А. өйдәше кушуы буенча үзенең 11 яшьлек улын урманга алып китә, анда аны буып үтерә һәм мәетен күмә. Аннан хатын хәсрәткә баткан булып кыланган һәм улын эзләгән. Гөлнара хәтта «Жди меня» федераль тапшыруына да мөрәҗәгать иткән иде. Анда күз яшьләре белән яраткан улын эзләве турында сөйләде һәм аның, һичшиксез, исән булуына ышаныч белдерде.

- Улын үзе үтереп, ни өчен тапшыруга мөрәҗәгать иткәндер. Мин малайның әбисе белән Баймакта яшәгәнен беләм, ул ире белән яшәде. Әлбәттә, бу фаҗига башыбызга сыймый, - дип сөйли аның танышы Римма ханым.

Хәзерге вакытта 52 яшьлек хатын һәм аның 62 яшьлек өйдәше СИЗОда. Аларга кече яшьтәге кешене үтерүдә, шулай ук бу гамәлне кылуда ярдәм итүдә гаеп белдерелгән.

Искәртеп узабыз, бу шау-шу куптарган вакыйга Сибайда 2001 елның июлендә булган иде. Бала велосипедта әбисе янына кунакка китә, ә кире юлда юкка чыга. Аның җәсәден 16 елдан соң урманда гөмбәчеләр тапкан. Экспертиза сөякләрнең югалган баланыкы булуын күрсәткән.

Бары тик 2022 елда гына тикшерүчеләр һәм полицейскийлар аны үтерүчеләрнең эзенә төшә һәм аларның җинаятькә катнашлыгы барлыгын ачыклый.

Фото: башинформ

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: