+2 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
6 Мая 2022, 03:00

Вәт булдырган бу кыз!

Башкортстанда яшәүче 22 яшьлек туташ 67 ирне төп башына утырткан.

Вәт булдырган бу кыз!Вәт булдырган бу кыз!
Вәт булдырган бу кыз!
Тикшерү версиясе буенча, кыз интернетта ир-атлар белән таныша. Аралашу барышында ул күптән түгел әбисен югалтуы турында сөйли. Ритуаль хезмәтләр өчен түләргә тиешлеген әйтә, яңа танышларыннан ярдәм сорый.

Әбинең үлеменә инандыру өчен, кыз ир-атларга простыня капланган әби фонында фотолар төшереп җибәрә.

Чыннан да, фотолар әби белән ясалган булып чыккан. Дөрес, пенсионер исән-сау, ә төшкән вакытта йоклаган булган. Сүз уңаеннан, кыз ир-атларга акчаны кире кайтарырга вәгъдә иткән, шуңа күрә онлайн-дуслар яшь аферисткага бик теләп ярдәм күрсәткән.

Русиянең төрле почмакларыннан 67 ир-ат мошенникның корбаны булган. Танышларының берсе - 28 яшьлек Татарстан кешесе - барлыгы 417 мең сумнан артык акча күчергән. Зыянның гомум күләме -1,2 миллион сум. Тикшерү нәтиҗәләре судка җибәрелгән.

Фото: МВД по РБ


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас