Бу хакта 6 майда Башкортстанның Тикшерү комитеты хәбәр итте.
Тикшерү версиясе буенча, 2021 елның 5 августына каршы төндә 30 яшьлек гаепләнүче 38 яшьлек танышы белән алкоголь эчкән, соңгысының өченче инвалидлык группасы булган.
Күпмедер вакыттан соң ирләр арасында ызгыш чыга, аның барышында Котелевский зыян күрүченең башына һәм башка әгъзаларына куллары һәм кул астындагы предметлар белән 33 тапкыр суга, типкәли. Инвалид алган җәрәхәтләрдән җан бирә.
Җинаять җаваплылыгыннан качу өчен гаепләнүче мәетне урамга күчерә, шуннан соң качып китә, ә аннары вакыйга урынына кәләше белән әйләнеп кайта һәм ашыгыч ярдәм чакырта. Табибларга ул танышын инде үле килеш табуын белдерә.
Аның сүзләрен тикшерүчеләр һәм эксперт тикшеренүләре кире каккан. Шуңа да карамастан, Котелевский үз гаебен танымаган. Хәзер ул сак астында.
Фото: мк.ру