+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
10 Май 2022, 09:05

Бер авария биш кешенең гомерен өзгән

Республика юлларында кичә дә биш үлем теркәлгән иде, бүген иртән - янә биш кеше...

Бер авария биш кешенең гомерен өзгәнБер авария биш кешенең гомерен өзгән
Бер авария биш кешенең гомерен өзгән

Фаҗига бүген иртән Мишкә районында теркәлгән.

ЮХХДИ матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, Уфа - Яңавыл юлының 133нче чакрымында "Renault Sandero" һәм "Skoda Romster" машиналары бәрелешкән. Башлангыч мәгълүматлар буенча, һәлакәттә биш кеше — икесе "Renault"дан һәм өчесе "Skoda"дан - һәлак булган. Машинада балалар булганмы - аныклана.

"Renault Sandero" автомобиле бәрелешкәннән соң кюветка килеп төшкән һәм янып киткән. Янгынны урынга килгән янгын сүндерүчеләр сүндергән.

Вакыйга урынына ЮХХДИ җитәкчелеге, республика буенча Эчке эшләр министрлыгы Баш тикшерү идарәсенең юл-транспорт вакыйгаларын тикшерү буенча махсус бүлек хезмәткәрләре һәм күчмә Эксперт-криминалистика лабораториясе чыккан.

Фото: башинформ

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас