+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
11 Май 2022, 10:20

46 яшьлек хатын-кыз югалган

Аны эзләүдә ярдәм сорыйлар.

46 яшьлек хатын-кыз югалган
46 яшьлек хатын-кыз югалган
Башкортстанның "ЛизаАлерт" төркеме волонтерлары мәгълүматлары буенча, 46 яшьлек Нилә Зиангирова (Әхмәтшина) 2022 елның 10 маенда югалган. Хатыны эзләүгә гариза отрядның кайнар линиясенә аның туганнарыннан килгән.

Эзләү чараларында туганнары, полиция, «ЛизаАлерт» иреклеләре катнаша.

"Эзләү буенча зур эш башкарылды, әмма, кызганычка каршы, Борай районының Мәмәде авылында яшәүче хатынны табу өчен алынган мәгълүматлар гына җитми, - дип хәбәр иттеләр волонтерлар. — 08.00 сәгатьтән 15.00 сәгатькә Борай, Калтасы, Мишкә, Яңавыл районнарыннан Бөре ягына кадәр баручыларны, видеорегистраторларда язылу сакланганмы-юкмы икәнлеген тикшерүегезне һәм, мөмкин булганча, мәгълүматларны җентекләп өйрәнү өчен бирүегезне сорыйбыз. Безнең белән 8 (800) 700-54-52 кайнар линия телефоны аша элемтәгә керергә мөмкин", - дип язылган төркемдә.

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: