+23 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
12 Май 2022, 08:15

Кулоны буенча гына таныганнар...

Кичә Борай районында 46 яшьлек Нилә Зиангированың югалуы турында язган идек. 

Кулоны буенча гына таныганнар...
Кулоны буенча гына таныганнар...
Кызганычка каршы, ул һәлак булган.

Мишкә районында Уфа – Яңавыл трассасында "Skoda Roomster" һәм "Renault Sanderо" бәрелешкәнен дә яздык. "Skoda" шоферы һәм аның пассажирлары, 16 яшьлек кыз һәм 24 яшьлек егет ашыгыч медицина ярдәме килгәнче үлә. "Renault" юлдан чыгып оча һәм янып китә. Ике кеше тереләй яна, хатын-кызны озак таный алмыйлар. Әнә ул Нилә булып чыга да инде. Хатын 10 майдан эзләүдә исәпләнде.

"Renault"ны йөртүче аккордеонда уйнаучы 64 яшьлек музыка укытучысы Яков Нечаев 39 ел Краснохолм балалар сәнгать мәктәбендә эшләгән. Ул аккордеон классы буенча халык уен кораллары бүлегенең алыштыргысыз җитәкчесе генә түгел, ә «Родничок» балалар халык хорына нигез салган, шулай ук Краснохолм авылында «Ветераннар» халык хорына җитәкчелек иткән.

Ниләне кулоны һәм куртка кисәге буенча гына таныганнар.

"Апам казлар алырга Бөрегә китте һәм шундый фаҗига... гаиләдә шок, бу хәлгә берничек тә ышана алмыйбыз. Шундый күңелле кеше иде - аның өендә һәрчак уен-көлке булды", - дип сөйли туганнары.

Һәлак булган хатынның өч баласы – 15 яшьлек улы һәм 2 балигъ булган кызы калган. Хәзер гаиләгә җирләү белән ярдәм кирәк.

Икенче чит ил машинасына килгәндә, шофер һәм аның ике пассажиры Мишкә районының Сосновка авылында яшәүчеләр булган. Хәзер үлем һәлакәте факты буенча җинаять эше кузгатылды. Урындагы халык бу вакыйгада ватылган трассаны гаепли.

Фото: башинформ
Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: