+13 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
13 Май 2022, 11:36

Беренче төн өчен кызлар күпме акча алырга әзер?

Чыннан да, бу заманда һәр нәрсә сатыла шул...

Беренче төн өчен кызлар күпме акча алырга әзер?
Беренче төн өчен кызлар күпме акча алырга әзер?

Интернет киңлекләрендә гыйффәтлекне сату турында белдерүләргә еш юлыгырга мөмкин. Моннан тыш, хәтта махсус сервислар да бар.

Шундый сервисларның берсендә Уфада яшәүче хатын-кызлардан 20дән артык белдерү табып була. Шул ук вакытта узган ел андый анкеталар саны бер ярым тапкыр кимрәк булган. Игъланнарда кызлар үзләренең яшен, фигура параметрларын, үз «хезмәтләр»нең бәясен һәм теләгән очракта үзе турында кыскача мәгълүмат язалар. Кызлар уртача 18-24 яшьләрдә.

Гадәттә, гыйффәтлекне сатуның сәбәбе - авыр матди хәл яки ниндидер хыялны тормышка ашыру. Шул ук вакытта кызлар барлык кирәкле медицина тикшерүләрен һәм процедураларны узарга әзер.

Әйтик, 24 яшьлек Сабина үз анкетасында акча кирәк, дип язган. «Бер очрашуга йөз тотам, ләкин төрле хәлләр килеп чыгарга мөмкин. Медицина тикшерүен үтеп, үземнең "чиста" булуымны раслаячакмын. Беренче очрашу минем шәһәрдә булачак», - дигән ул. Шул ук вакытта 30 мең долларга гыйффәтлек белән хушлашырга әзер 20 яшьлек Яна үз хыялын тормышка ашырырга тели, моның өчен акча кирәк.

Гыйффәтлекне ике йөз мең долларга сатып алырга мөмкин.

Шул ук вакытта ирләр кызлар белән беренче төн уздыру өчен 2,5 мең доллардан артык түләргә теләми. Гадәттә, 30-35 яшьлекләр моның белән кызыксына.

Шул ук вакытта, гыйффәтлекне сату закон кысаларыннан чыкмый – бу Административ хокук бозулар кодексын бозмый («фәхишәлек белән шөгыльләнү» 6.11 статья). Факт буенча закон бары тик хатын-кыз даими рәвештә фәхишәлек белән шөгыльләнгәндә генә бозыла.

Фото: legkopolezno.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: