Сабыйның әнисе, финанс проблемалары аркасында аны үстерә алмаячакмын, дигән карарга килгән.
Бала 2021 елның ноябрендә туган. Бу вакытка ананың ике баласы булган инде, икесе дә 10 яшьтән кечерәк.
Кичә төнлә ул сабыйны бала тудыру йорты ишекләре янына кызның туган көнен һәм аның исемен күрсәткән язу белән калдырган.
Табиблар полиция чакырткан һәм тегеләре тиздән баланың әнисен тапкан.
Әлеге кызчыкны тәрбиягә алырга теләүчеләр күп икән. Алар опека органнарына, Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгына, редакцияләргә шалтырата.
"Бала ятим түгел, аның туганнары, картәнисе бар. Димәк, чит кешеләргә тәрбиягә бирелмәячәк", - дигәннәр анда.
фото: мк.ру