-3 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
14 Май 2022, 17:10

Өйрәтү

Мин үзем бик аралашучан кеше түгел инде.

Өйрәтү
Өйрәтү
 Ну, ярый, артык аралашучан түгел. Кирәк чакта кирәк сүзне әйтәм дә — бетте. Ишетсәләр ишетәләр, ишетмәсәләр юк — мин барыбер үземнекен эшлим. Кешеләр дә шулайдыр дип уйлыйм. Шуңа күрә, юк-барга кысылып, үз сүземне сүз итәргә тырышып йөрмим. Әйттем — җитте. Күп очракта әйтми дә калам. Синең фикереңне сорамыйлар икән — үзләре теләгән нәтиҗәгә юлыксын.

Ләкин малай белән нәрсәдер эшлибез икән – кысылмыйча булмый. Монда мотлак нәрсәдер өй­рәтергә кирәк. Әйтик, машинада барабыз. Аныкында.
– Улым, бик ашыкма.
– Улым, монда чокыр-чакыр... әкренрәк кирәк.
– Тегеләйрәк ит.
– Болайрак эшлә.
Ул бөтенесенә дә бер сүз белән генә җавап бирә:
– Ярый, әти.
Я баш кагып кына куя.
Барыбер, ашыга. Әкре­нәйми. Тегеләйрәк итми. Болайрак итми.
Ләкин ул мөһим дә тү­гел. Аның ризалашуы мө­һим. Һәм минем өйрәтүем.
Ә аларны өйрәтергә кирәк!
Хәтта шашлык пешер­гәндә дә:
– Алай итмә, болай ит, болай итсәң яхшырак була, – дияргә кирәк.
Хәтта йомырка кыздырганда да өйрәтергә кирәк:
– Алай итмә, көя бит, болай ит, – дияргә кирәк.
Хәтта чәй кайнатканда да әйтергә кирәк:
— Болайрак ит, чәйнүкне корымга баты­ра­сың бит.
Хәтта электр чәйнүге булса да:
– Кнопкасына болайрак итеп басалар аның, – дияргә кирәк.
Шулай дип әйтмәсәң, күңел булмый. Без ул фәлән ел артык гомерне юкка яшәгәнмени?! Тәҗри­бә зур, белем хәттин ашкан, аны балаларга тапшырып калырга кирәк. Тапшыр­масаң – күңел булмый. Аларның:
– Ярый, – дип әйтүен ишетергә кирәк.
Бу зур нәрсә. Бу синең абруеңны хәтта үз балаң да таный дигән сүз. Үзенә күрә, җан азыгы. Буыннан-буынга шулай килгән. Ата-бабадан калган нәрсәне югалтырга ярамый. Әнә, хәтта минем туксанны куган инәй дә мине машина йөртергә өйрәтеп бара:
– Улым, бик ашыкма.
– Улым, монда чокыр-чакыр... әкренрәк кирәк.
– Тегеләйрәк ит.
– Болайрак эшлә.
Мин баш кагып кына куям. Кайчагында:
– Шушылайрак ярыймы? – дип сорыйм. Ул баш кага. Канәгать елмаеп куя. Югыйсә, мин ашыгудан туктамыйм инде, әкре­нәймим дә, тегеләйрәк тә итмим, болайрак та. Мин үземне аннан күпкә бел­деклерәк дип саныйм. Ләкин ул өйрәтә. Мин өйрә­нәм. Өлкәннәрдән өйрә­нер­гә кирәк.
Шуңа ахры, улымны да өйрәтеп калырга тырышам:
– Башыңа киеп йөр.
– Төз басып атла.
– Тегеләй ит.
– Болай ит.
– Анда басма.
– Монда бас.
Бер карасаң, әл дә без бар әле балаларны өйрә­тергә. Бездән башка ниләр генә кыланып, кайларда гына буталып бетмәс иде алар. Бөтенләй харап булырлар иде бездән башка. И, барысын да өйрәтеп торган ата-анаң булу бәхет инде ул...


Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас: