Ел саен республика юлларында аварияләрдә 60 тирәсе кыргый хайван үлә.
Ел башыннан юл-транспорт һәлакәтендә 5 поши, 6 кыр кәҗәсе һәм бер аю зыян күргән. Экологлар машина йөртүчеләрне, бигрәк тә язын, юлларда сак булырга кисәтә.
Агымдагы ел башыннан республика юлларында шундый 12 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Аларда машина йөртүчеләрнең һәм пассажирларның берсе дә зыян күрмәгән.
- Хәзерге вакытта - кыргый хайваннарның балалары туу чоры. Шуңа бәйле рәвештә, алар яшәгән урыннарда йөрүче гражданнарга хайваннарга зыян китермичә, үзләрен сак тотарга кирәк, - дип кисәтәләр Табигатьтән файдалану һәм экология министрлыгыннан.
Хәзер кыргый хайваннарының автомобиль юллары аша йөрүе еш күзәтелә. Тәүлекнең караңгы вакытында, таң алдыннан һәм кичке эңгер-меңгердә мондый күчүләр аеруча куркыныч тудыра.
- Әлегә кадәр кыргый хайваннарның хәрәкәтләнүче транспорт чарасы каршына кинәт чабып чыгуының сәбәпләре билгеле түгел, ул вакытта машина йөртүченең хайванга бәрелүне булдырмый калу мөмкинлеге калмый, - диләр министрлыкта.
Анда, шулай ук, «Кыргый хайваннар» юл билгесе алдыннан машина тизлеген киметү кирәклеге турында искәрттеләр.
Фото: башинформ