-3 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
16 Май 2022, 11:00

Район башлыгы урынбасары тотылган

Башкортстанның район башлыгы урынбасары ятимнәр өчен фатирлар белән махинацияләрдә шикләнелә.

Район башлыгы урынбасары тотылган
Район башлыгы урынбасары тотылган
Мәләвез районы башлыгының төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык буенча урынбасарына ришвәт алуда шик белдерелгән.

Башкортстанның Тикшерү комитетында хәбәр итүләренчә, 2022 елның апрелендә урындагы хакимият Мәләвез районыннан ятимнәр өчен тугыз яңа фатир алуга контракт төзегән. Район башлыгы урынбасары, торак кабул итүче комиссия рәисе буларак, янәсе, төзүчеләрдән 2 миллион сум күләмендә ришвәт таләп иткән. Түрәне ришвәт алган вакытында хокук сакчылары тоткарлаган.

Чиновникны 13 майда тоткарлаганнар. Шулай ук 34 яшьлек "решала"ны да тотканнар - ул акча алганда арадашчы булган. Аеруча зур күләмдә ришвәт алу факты буенча җинаять эше кузгатылган.

фото: башньюс

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: