+16 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
16 Май 2022, 08:45

Сигез көннән соң гәүдәсе табылды

Яңавылда югалган 34 яшьлек Гөлнара Бәдертдинованы озак ззләделәр.

Сигез көннән соң гәүдәсе табылды
Сигез көннән соң гәүдәсе табылды
Һәм менә аның мәете табылган.

Югалган көнне хатын, туганнары сүзләренә караганда, кибеткә чыккан. Аның турында 6 майдан берни дә ишетелмәгән.

Кичә хатын-кызның гәүдәсе урман полосасында табылуы билгеле булды. Башлангыч мәгълүматлар буенча, ул үтерелгән, чөнки тәнендә буу эзләре булган.

Хәзерге вакытта җинаятьнең мотивы да билгеле – ул танышларыннан шактый зур күләмдә акча алган, дип хәбәр итә «Яңавыл таңнары». Журналистлар шулай ук үз гаебен тулысынча таныган 31 яшьлек үтерүчене тоткарлаулары хакында белдерә.

Фото: "Яңавыл таңнары"

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: