Стәрлетамакта Авыргазы районында яшәүче 34 яшьлек ир тоткарлана.
Ирне балигъ булмаганнарга карата рәхимсез гамәлләр кылуда гаеплиләр.
Тикшерү версиясе буенча, бу хәл 14 майда булган. Азык-төлек кибетендә ир исерек хәлдә 12 яшьлек кызга карата бозык гамәлләр кылган. Бала бу хәл турында әти-әниләренә сөйли, алар полициягә мөрәҗәгать итә.
Берничә кичектергесез тикшерү чаралары үткәрелгән, алар ярдәмендә фаразланган җинаятьченең шәхесен ачыклый алганнар. Ирне абыйсының фатирында тоткарлыйлар. Кисәтү чараларын сайлау турында мәсьәлә хәл ителә, ә бу очракны тикшерү дәвам итә.
Фото: башньюс