Кичә Мәләвез районында торак йорт тәрәзәләре астында 16 яшьлек кызны тапканнар. Урындагы дәваханәнең травмпунктына мәктәп укучысы ашыгыч рәвештә китерелгән.
«Табиблар аны караганнан соң, умыртка сөяге җәрәхәтләнүен билгеләгән. Медиклар аңа кирәкле ярдәм күрсәтеп, туганнары белән өенә озаткан.
Башлангыч мәгълүматлар буенча, 16 яшьлек кыз биеклектән егылганда, тормыш белән исәп-хисап ясарга теләгән вакытта җәрәхәтләр алган. Ул торак йортның икенче катындагы фатирда туганнары белән яши. Мондый уйланылмаган гамәлнең сәбәбен хокук саклау органнарына ачыкларга кирәк булачак. Хәзер тәртип сакчылары бу хәлнең барлык сәбәбләрен билгели.
Фото: [url=https://vk.com/incident02?z=photo-115466005_457267409%2Falbum-115466005_00%2Frev]https://vk.com/incident02?z=photo-115466005_457267409%2Falbum-115466005_00%2Frev[/url]