+7 °С
Ясно
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
17 Мая 2022, 09:50

Бала үлемендә кем гаепле?

Туймазы районының Серафимовка интернат-йортында 12 яшьлек бала үлгән.

Бала үлемендә кем гаепле?Бала үлемендә кем гаепле?
Бала үлемендә кем гаепле?
Тикшерүчеләр баланың үлем хәл-шартларын ачыклауны дәвам итә. Фаҗига 26 гыйнварда ук булган. Эш буенча докладны Русия Тикшерү комитеты башлыгы Александр Бастрыкин соратып алган.

Республика Тикшеру комитетында белдерүләренчә, экспертиза мәгълүматлары буенча, 12 яшьлек үсмер авыру аркасында үлгән. Шул ук вакытта хәзер беренчел нәтиҗәләрне тикшерү максаты белән комплекслы суд-медицина экспертизасы билгеләнгән.

Әйтергә кирәк, бу учреждениедә психикаларында тайпылышлар булган балалар яши.

Киңкүләм мәгълүмат чараларында интернат-йорт хезмәткәрләренең, имеш, балалар белән тиешенчә эшләмәве һәм малайның тәнендә җәрәхәт эзләре табылуы турында хәбәр ителде. Тикшерү нәтиҗәләрен бигрәк тә баланың әнисе түземсезлек белән көтә.

фото: pg21.ru

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас