+29 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
18 Май 2022, 08:00

Алдап, урманга алып киткән...

Аннары, хатынны үтереп, күпер астына ташлаган.

Алдап, урманга алып киткән...
Алдап, урманга алып киткән...
Яңавылда 34 яшьлек хатын мәете табылганын язган идек. Аны күпер астында табып алалар.

Һәлакәт урынын җентекләп тикшерү нәтиҗәсендә, тикшерү-оператив төркем биредә кеше үтерү булган, ә җинаятьче җинаять эзләрен яшерергә маташкан, дигән версиядә тукталган. Бу фаразны суд-медицина экспертизасы нәтиҗәләре дә раслаган. Кеше үтерү факты буенча җинаять эше кузгатылган. Кайнар эздән шикләнелүче — элек Яңавылда яшәүче 30 яшьлек ир ачыкланган.

Башлангыч мәгълүматлар буенча, 34 яшьлек хатын шикләнелүчегә машина йөртү хокукын кире кайтаруда ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән. Элегрәк суд карары буенча ул аннан мәхрүм ителгән булган. Ир булышырга ризалаша һәм хатыннан 100 мең сум акча ала. Әмма вакыт үтә, ә нәтиҗә булмый.

Ул чакта хатын акчасын кире кайтармаса яки проблеманы хәл итмәсә, полициягә мөрәҗәгать итү белән яный. Шикләнелүче 30 мең сум акчаны сарыф итәргә өлгергән була инде һәм бу хакта әйтми. Бер очрашу вакытында ир аңа 70 мең сум акчаны тапшыра, ә калганын бергә өйләренә баргач кире кайтарырга вәгъдә итә.

Юлда шикләнелүче машинаны туктата һәм, багажнигыннан бау алып, хатынны буып үтерә. Шуннан соң аны урманга алып китә, сумкасын, телефонын, шулай ук теге 70 мең сум акчаны ала һәм җинаять эзләрен яшерергә омтыла. Ике көн буе ул Салих авылында туганы янында яшеренеп ята, анда аны җинаятьчеләрне эзләү оперативниклары таба.

Җинаять эшен тикшерү дәвам итә.

Фото: "МВД по РБ"

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: