-2 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
18 Май 2022, 15:00

Фәтхулла абыйны һаман акламыйлар

Русия Югары суды 85 яшьлек Фәтхулла Исхаковның эшен карады.

Фәтхулла абыйны һаман акламыйлар
Фәтхулла абыйны һаман акламыйлар

Утырыш республика Югары суды бинасында видеоконференцэлемтә буенча узды.

Ул, кеше үтерүдә гаепләнеп, рәшәткә артында 13 ел гомерен үткәргән. Һәм менә ярты гасырдан артык вакыт Фәтхулла Бәдретдин улы гаделлек эзли һәм намуслы исемен кайтарырга өметен югалтмый. 90нчы елларда ул эшне яңадан тергезүгә ирешкән, чөнки чын җинаятьче гаебен таныган һәм гариза язган, ә шаһитлар Фәтхулла Исхаков турында ялган күрсәтмә бирүләрен таныган. Шул ук вакытта әлегә кадәр пенсионер реабилитация үтә алмый.

Фәтхулла Бәдретдин улы бүген, озак еллар узгач, Русия Югары суды аны аклар дип өметләнгән иде. Русия суд практикасында мондый хәл беренче тапкыр булыр иде. Тик суд, "эшне" алтынчы кассация судына җибәрергә, дигән карар чыгарды, анда ахыргы карар кабул ителергә тиеш.

Уфалы, үтерергә омтылуда гаепләнеп, ирегеннән мәхрүм ителә. 13 ел гомерен колониядә үткәрә. Ир үзен бернидә дә гаепле түгел, дип раслый һәм иреккә чыкканнан соң дистәләрчә ел хөкем карарын юкка чыгарырга тырыша. 2012 елда шаһитларның берсе Исхаков хөкем ителгән җинаятьне кылуда гаепләнә. Прокурор, яңа хәлләр ачылу нәтиҗәсендә, судка тиешле бәяләмә юллый. Бераздан ул аны кире ала һәм башкача судка җибәрми. Күп еллар бу эш аңлаешсыз булып кала: Прокуратура аны берничә тапкыр туктата, судлар моның белән килешми, әмма хөкем карарын да гамәлдән чыгармыйлар.

Менә шундый хәлләр. Абзыйның "теге дөньяга" акланып китәсе килә...

Фото: башинформ

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: