+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
19 Май 2022, 06:20

Чәй

Кем нәрсә, ә Гөлнара чәй ярата. Чәйсез ул иртәне дә, төшне дә, кичне дә күз алдына китерми. Иртән тору белән беренче эш итеп куе чәй пешерә. Яңа пешкән хуш исле чәйне сөтләп эчеп җибәргәч, аң-зиһене ачылып китә, яшәргә, эшләргә көч-дәрт арта.

ЧәйЧәй
Чәй

Ә менә Иршатының һушы китми ул чәй дигәннәренә. Ашаганнан соң чәйне бер-ике йотым белән эчеп куя да торып китә. Гөлнара өйдә булмаса, аны пешереп тә тормый. Я калган чәйне эчеп куя, я бөтенләй су белән генә чикләнә.
— Аңламыйсың син, җаным, чәй эчүнең ямен, тәмен! — дип көлде бүген дә иртән Гөлнара иренең иртәнге ашны ике кабып, бер йотып эшкә ашыгуын күреп. — Чәйне ашыкмыйча, тәмләп, рәхәтләнеп эчәргә кирәк! Яңа пешкән чәйнең хуш исен иснәп, тәмен тоеп. Бер йотымын бал белән, икенче йотымын йөзем...
— Мин киттем, кадерлем! — дип елмайды Иршат. — Кич эшеңдә мине көт, чәй яратучым. Бергә кайтырбыз. Сине сюрприз көтә!
— Оо! Кичне ничек көтеп җиткерергә икән?
Гөлнара ире артыннан ишекне бикләде дә рәхәтләнеп чәй эчәргә утырды. Аңа Иршат кебек эшкә сигезгә үк барырга кирәкми. Әле вакыт бар, иркенләп тагын бер чынаяк чәй эчсә дә була.
Эш көне сизелми дә үтеп китте. Эштән чыгуга Гөлнараны Иршат каршы алды.
— Кая сюрприз? — дип елмайды Гөлнара.
— Син бүген нинди көн икәнен оныткансың, ахры? — дип җавап итеп елмайды Иршат.
— Тәк-тәк... Көз өйләнештек, туган көннәребезне беләм, нинди көн соң бүген?
— Безнең нәкъ биш ел элек шундый ук назлы май кичендә танышканны хәтерләмисеңме?
— Ой... Онытып җибәргәнмен шул, романтигым минем!
— Шушы матур датаны билгеләргә мин сине яңа ачылган чәйханәгә чакырам! — диде Иршат, тантаналы итеп. — Анда затлы-затлы чәйләрнең ниндие генә юк! Сиңа, чәй яратучыга, ошар дип уйлыйм.
Чәйханә бик матур иде. Ак япмалы өстәлләр, йомшак кәнәфиләр... Зәвык белән, көнчыгыш стилендә бизәлгән. Гөлнара менюны бик озак укыгач, экзотик җимешләр кушылган чәй һәм пирожныйлар сайлады.
Менә алар каршына матур чәйнек белән чәй чыгардылар. Хуш исле эчемлекне нәфис чынаякларга койдылар.
— Сиңа мондый ошыймы, кадерлем? — дип сөеп бакты Иршат хатынына.
— Ошый... ләкин... Чәйне без өйдә дә эчә алыр идек... Берәр торт алып кереп...
— Өй өй инде. Анда син бөтереләсең, чәй ясыйсың, җыештырасың... Ә монда син — патшабикә! Сиңа чәй ясап бирәләр, яныңда бөтереләләр.
— Акча өчен бөтерелерләр инде...
Иршатның сизелеп кәефе төште.
— Мин бер тапкыр матур кич оештырыйк, зәвыклы урынга барыйк, истәлекле көнне истә калырлык итеп үткәрик, дигән идем...
— Иршат, син оныттыңмы, без ипотека түлибез, машинаны яңартасы бар. Өйдә ноутбук та икебезгә берәү генә! Безгә экономияле яшәргә кирәк! Ә мондагы хакларны күрдеңме?
— Гөлнара, син тагын шул акча турында! Гел акча турында гына уйлап яшәп булмый бит, гомер бер генә! Бергә үткәргән матур мизгелләр — бәясез...
— Без өйдә дә матур мизгелләр үткәрә алыр идек...
— Уф... Ярар, аңладым сине. Төзәлермен!
Иршат, ачу белән урыныннан торып, өстәлгә акча ташлады һәм чыгып китте.
Гөлнара иренен тешләде. Белә бит ул Иршатының тиз үпкәли, кызып китә торган гадәтен, нигә телен тыймады инде? Чынлап та, бер тапкыр акча белән бәйле шул үзәккә үткән проблемалар хакында уйламаса да була иде... Шундый матур кич булырга тиеш иде... Их! Гөлнара яртылаш тулы чынаягына карады. Затлы чәй дә эчелеп бетмәде. Тәрәзәдән ул кызу-кызу адымнар белән светофорга таба ашыккан Иршатны күрде. Ир килеп җитәр алдыннан гына светофорда сары ут янды. Ләкин Иршат туктап калмады, юлны чыгып өлгерергә ашыкты. Кинәт борылыштан килеп чыккан машина туктап өлгерә алмады...
Гөлнара әйтерсең таш сынга әйләнде. Аякларына авыр гер такканнармыни, кузгала алмады. Бары өнсез калып, тәрәзәдән ачылган коточкыч күренешне күзәтте. Бер хатын нидер кычкыра, аның янындагы ир, ашыгып телефонын алып, шалтырата башлады. Юл уртасында яткан Иршат янына халык җыелды... Гөлнара сулыш алырга тырышты, ләкин моны ничек эшләгәннәрен исенә төшерә алмады. Ниһаять, ул үксеп җибәрде, алдындагы ярты чынаяк чәйгә күз яшьләре тамды...
Бу көннән алып, алдагы бер елда күзләре яшьләнмәгән көне булмады диярлек яшь хатынның.
... Бик озак үгетләгәч, Гөлнара бергә эшләгән кызлары белән төшке ашка якындагы кафега чыгарга булды.
— Гөлнара, үлгән артыннан үлеп булмый бит, Иршат киткәнгә бер ел үтте, сиңа тормышка кайтырга кирәк, — дип җайлап кына сүз башлады Асия.
— Әйе, әйдәгез, кызлар, моңсу уйлардан арыныйк әле, дөньяга шундый матур язлар килде! — диде Миләүшә дә. — Каһвә алабызмы, чәйме?
— Чәй түгел! — дип кычкырып җибәргәнен сизми дә калды Гөлнара. — Гафу, кызлар, мин бу эчемлекне яратмыйм. Инде бер ел аны эчкәнем юк...

Ләйсән Якупова.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас