+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
19 Май 2022, 07:20

Хезмәттәшләрен талап яткан түрә штраф белән котылган

Нефтекамада яшәүче 57 яшьлек чиновник хатын бюджет акчаларын урлаган өчен штрафка тарттырылган.

Хезмәттәшләрен талап яткан түрә штраф белән котылганХезмәттәшләрен талап яткан түрә штраф белән котылган
Хезмәттәшләрен талап яткан түрә штраф белән котылган
Хатын Русия Җинаять кодексының 285нче мәддәсе (хезмәт вазыйфаларыннан усал нияттә файдалану) буенча гаепле дип табылды.

Билгеле булганча, берничә ел дәвамында (2014 елдан 2018 елга кадәр) ул, Нефтекама хакимиятенең Мәгариф идарәсе башлыгы буларак, үз кул астындагыларга үзе язган премияләрне үзләштергән. Шулай итеп, берничә ел эчендә ул 1,4 миллион сум акча эшләгән. Бу әле барысы да түгел: элекке җитәкче, бер кешене эшкә урнаштырган булып, аның өчен барлыгы 200 мең сум хезмәт хакы алган.

Югары суд элекке түрәне гаепле дип тапкан һәм аны 70 мең сумга штрафка тарттырган. Аннан тентү вакытында табылган 555 мең сум акча тартып алынган, аларны дәүләт кеременә кайтарганнар.

Фото: Николай Оберемченко.

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас