+23 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
19 Май 2022, 13:15

Үксез бала асрасаң...

17 май төнендә Нуриман районында бер гаиләдә фаҗига булган.

Үксез бала асрасаң...
Үксез бала асрасаң...
Иске Бүреч авылындагы шәхси йортта 38 яшьлек исерек ир 64 яшьлек үги әтисен пычак кадап үтергән. Мәрхүм ирнең кызы Гөлшат Садрыева, «Башинформ» мәгълүмат агентлыгы белән элемтәгә кереп, барысы да чынбарлыкта ничек килеп чыкканын һәм ни өчен абыйсының җинаять кылуын сөйләгән. Хатын-кыз үз туганы өчен максималь җәзага ирешергә тели.

Аның сүзләренә караганда, Раушан - Гөлшатның әнисенең элекке никахыннан туган улы.

"Минем әти Виталий Ермолаев тыныч кына йоклап яткан, Раушан төн уртасында эчеп кайтып кергән. Аннары, пычак алып, әтинең йөрәгенә чәнечкән. Бу вакытта өйдә әнием һәм абыйның баласы да йоклаган булган. Әти хәтта кычкыра да алмаган, кулын күкрәгенә кысып, берничә тапкыр: «Йөрәк, йөрәк...» - дигән. Әни «ашыгыч ярдәм», полиция чакырткан. Раушан беркая да китмәгән, исерек килеш шунда ук утырган. Аны өйдән полиция хезмәткәрләре алып чыккан", - дип хәбәр иткән Гөлшат Садрыева.

Раушан эчәргә ярата, әти-әнисе йортында яши, беркайда да эшләми, бала пособиесен эчә. Аны бергә яшәгән хатыны ташлап киткән, кызын калдырган. Оныгы белән картәнисе шөгыльләнә.

«Ул минем әтине беренче тапкыр гына үтерергә омтылмады, "үтерәм" дип гел әйтә килде. Һәм барысы да гадәти авыл йорты аркасында, ул - минем әти төзегән йорт. Мин турыдан-туры варис булып торам, миңа да абыем янады. Мин ирем белән әти-әнидән аерым яшим, тик ул вакытта өйдә булсам, ул мине дә үтергән булыр иде. Раушан һәрчак: «Йорт миңа калмаса, үтерәм... я яндырам», - ди иде. Ягъни ул максатлы рәвештә җинаятькә барды. Өстәвенә, беркем дә милекне бүлешү мәсьәләсен күтәрмәде. Мин әтигә: «Янаулар турында белсеннәр өчен полициягә гариза яз», - дидем. Ул барысын да кичектереп килде" , - ди Гөлшат Садрыева.

Хәзер гаилә алга таба ничек яшәргә дип уйлый. Кызы сүзләренә караганда, әтисе игелекле, тыныч, хуҗалыкчыл кеше булган. Туганнары өчен тырышкан, пенсиядә килеш эшләвен дәвам иткән.

"Раушанга максималь срок бирүләрен телим. Гомерлеккә япсалар да мин каршы түгел. Ул безнең бөтен гаиләне әхлакый яктан интектерде", - дип нәтиҗә ясаган мәгълүмат агентлыгы әңгәмәдәше.

фото: башинформ

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: