+6 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
21 Май 2022, 16:05

Бер хатын биш ир булган йортка ут төрткән...

Аннары читтән генә аларның януын карап торган.

Бер хатын биш ир булган йортка ут төрткән...
Бер хатын биш ир булган йортка ут төрткән...

Башкортстанда яшәүче 68 яшьлек ханым иптәше белән яшәгән йортны яндыра.

18 май кичендә берничә кешедән торган компания Кушнаренко авылындагы йортларның берсендә җыела һәм хәмер эчә башлый. Бераздан андагы ханым белән талаша башлыйлар, ә аннары аны өйдән куып чыгаралар.

Шуннан соң ул кыерсытучылардан үч алырга була һәм верандадагы диванга ут төртә. Тиздән ут бөтен корылма буйлап тарала...

Башкортстан буенча Тикшерү комитетының матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, нәтиҗәдә, 68 яшьлек йорт хуҗасы һәм аның кунагы һәлак булган, тагын өч ир-ат өйдән чыга алган.

Янгын чыкканда хатын җинаять урынында була. Ул халык белән бергә йортның ничек януын күзәтә. Шунысы игътибарга лаек, һәлак булган хуҗа үзе бу хатынның үз торагы янгач, аны яшәргә керткән була.

Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, полиция бүлегендә хатын бу кунакларның еш кына аның йортында булуын таныган. Ир-атлар аны ашарга әзерләргә мәҗбүр иткән. Аны урамга куып чыгаргач, ул шундый ысул белән үзенең кыерсытучыларыннан үч алырга булган...

Хокук сакчылары кеше үтерү һәм аңлы рәвештә ут төртү факты буенча җинаять эше кузгаткан.

Фото: "МВД по РБ"

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: