+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
22 Май 2022, 10:50

Евдокия һәм Чибәркәй

Блокада чолганышындагы Ленинградта зоопарк та эшләгән. Исән калган ана бегемот турында “Культура” каналындагы тапшыру кулыма каләм алырга этәрде.

Евдокия һәм ЧибәркәйЕвдокия һәм Чибәркәй
Евдокия һәм Чибәркәй

Дәһшәтле 1941 ел. Зоопарктагы иң кыйммәтле җән­лекләрне Казанга озаталар. Ак аюлар, тау кәҗәләре, арыс­ланнар, страуслар.... Зоопаркта маймыллар, киме­рүче, тояклы хайваннар, кошлар һәм ике галәмәт зур җан иясе – Бетти атлы фил, Чи­бәр­кәй кушаматлы бегемот кына кала.
Зоопарк белән янәшә – Нева һәм Петропавел крепос­те аша салынган күперләр, шул сәбәпле биредә дә коточ­кыч ату тавышлары әледән-әле яңгырап кына тора. Ә ин­де 1941 елның сентябрь-октябрь айларындагы ике төн эчендә генә дә 70 хайван, шул исәптән Бетти да, һәлак була. Ягымлы җан иясен зоопаркка килүчеләр дә, хезмәт­кәрләр дә ифрат яраткан була. Монда ул күптәннән – 1911 елдан бирле яшәгән, төрле әкәмәтләр күрсәтеп, һәммәсенең күңелен ачкан. Сөйкемле, эчкерсез Бетти...
Әйткәндәй, Чибәркәй атлы бегемот та зоопаркта 1911 ел­да, дүрт яшьлек чагында ук пәйда булган, шунда үскән, олыгайган. Башта аны Василий Буряк, Иван Антонов караган, арытаба эстафета Антоновның кызы Евдокиягә күчкән. Әйтергә кирәк, сугышка кадәр дә 2 тонналы бегемотны тәрбияләү ансат эш булмаган. Ни генә димә, Чи­бәркәй Европа күләмендә иң олы ана бегемотлардан саналган ич! Ә инде сугыш башлануга хәлләр тагы да катлаулана төшә. Беренчедән, бегемотны көн саен су коендыру мотлак, югыйсә, тиресе ярыла, хәтта каный ук башлый. Бассейнны тутырыр өчен генә дә кырык чиләк су таләп ителә. Тәүдәге мәлләр­не Чибәркәйнең караучысы Евдокия Ивановна Дашина моны көч-хәл белән булса да үти әле. Әмма тора-бара Невадан су ташу шактый кыенлаша, кышын исә – аеруча. Шулай да Евдокия әмәлен таба: бегемотны җылы су белән яхшылап ышкый, камфора мае сөртә.
Ярый, монысы бер хәл. Чи­бәркәйне туендыру өчен көненә 40 килограмм ризык та кирәк бит әле! Ә блокада чорында нишләргә? Янә яңа шартларга җайлашалар: 4-6 килограмм яшелчә-үлән катнашмасына кайнар суда җебетелгән 30 килограмм тирәсе пычкы чүбе кушалар. Тәүдә бегемот сәер “меню”­дан баш тарта, билгеле, тик... ачлык барыбер үзенекен итә, өйрәнә мәхлүк җан.
Әмма иң куркынычы – атыш, ачы сирена тавышлары өркетә. Барыннан да бигрәк маймылларга читенгә туры килә: бичаралар арлы-бирле чабыша, өскә үрмәли, каты итеп кычкыра... 41нең 10 сен­тябрьгә каршы төнендә маймыл читлекләреннән ерак тү­гел бомба килеп төшә. Исән калган маймыллар берничә көн дәвамында дәшми, тып-тын утыра, чын мәгънәсендә шок кичерә... Бегемот та ин­тегә, әлбәттә. Атышлар вакы­тында инстинкт буенча бө­тен­ләй сусыз калган бассейнга сеңәргә, ничек тә яшеренеп калырга тырыша. Евдокия Чибәркәен тынычландырырга тырыша, аның белән сөйлә­шә, яратып-назлап сыйпаштыра... Ни гаҗәп, кеше белән бегемот хәвефле чорда бер-берсен бик яхшы аңлый. Хатын хәтта төннәрен дә Чибәр­кәй янында калырга карар итә. Җылы­лыкны сакларга, учакны сүн­дермәскә кирәк! Аның каравы, каты суыкларда бегемотның иркен бүлмә­сендә башка җәнлек­ләргә, хезмәткәрләргә дә урын табыла. Гомумән, Чибәркәйнең гомерен саклап калу максатында Евдокия Ивановна гына түгел, коллегалары да зур тырышлык куя, ярдәмен­нән ташламый. Су ташырга булышалар, авызларыннан өзеп дигәндәй ризык белән уртаклашалар.
Дашина тәмам хәлсез­ләнгәч, Ленинград радиосы халыкка оран сала: ифрат сирәк очраучы хайван вафат булырга мөмкин! Ленинградлылар шундук ярдәмгә ашыга. Су ташыйлар, ризык юнәтә­ләр, кыскасы, кулдан килгәнчә булышалар. Ә 1942 елның җәендә хезмәткәрләр зоопарк биләмәсендә яшелчә чәчәргә керешә. Тирә-юньне чиста-пөхтә тотар өчен дә шактый тырышлык куела. Зоопарк яши! Алай гына да түгел, 1942 елның язында бирегә тәүге кунаклар килә. Хәлсезләнгән, көчкә аягында басып торган сабыйлар киек-җанварларны битараф кына күзәтә. Арытаба талчыккан йөзләргә сизелер-сизелмәс елмаю йөгерә. Тормыш дәвам итә... Шул ук елның җәендә зоопаркта 7400 кеше тамаша кыла. Киләсе елда хайваннар саны арта. Сугыш елларында хайваннар театры да эшләп килә хәтта. Иван Раевский һәм Тамара Рукавичникова үз тәрбиялә­нүчеләре белән госпиталь­ләрдә, балалар йортларында чыгыш ясый. Сынмый, сыгылмый, бирешми, дошманга баш ими көчле рухлы ленинградлылар!
...Ә Чибәркәй нишли? Блокада афәтен кичергән бегемот сугыш бетеп, 6 ел узгач, 1951 елда гына дөнья куя. Шактый картаеп, ачысын-төчесен татып, дигәндәй... Ә данлы зоопаркны бүгенгәчә Ленинград зоопаркы дип йөртәләр. Блокада чорында тиңдәшсез батырлык, шәфкатьлелек үрнәге күрсәткән хезмәткәрләр истә­легенә...

Сәлия Гарифуллина әзерләде.
Октябрьский шәһәре.

 

Автор:Фәнүр Гыйльманов
Читайте нас