...Шундый хозурлык! Көн тыныч, кояш күзләрне чагылдырырлык, Салават күпере кебек нурларын кызганмый сибә. Тирә-ягымда табигатьнең бөтен матурлыгы – арырак бер кошчык сайрый, якында гына камышлар янында, су эченә үк кереп челән басып тора – үзенә җим карый. Камышлар кыймылдап ала – нидер бар бугай? Карп түгелме икән? Аяк бармагы очларына чаклы кызу йөгерә. Буаның урта тирәләрендә дә балыклар очынып сикергәлиләр. Мин яр буенда шул хозурлыкка сокланып балык кармаклап утырам. Тирә-ягымны күзәткәндә, бер колагым сабырсызланып шалтырмак шалтыраганны көтә. Ул, ягъни шалтырмак, кармак сабына каптырып куелган.
Шул вакыт, мине шушы күренешләрдән аерып, автомобиль тавышы ишетелде. Яныма яхшы җиңел машина килеп туктады. Безнең як кешеләренә охшамаган болар – кемнәр булыр? Алар әйберләрен бушаткан арада, минем кармак сабына беркеткән шалтырмагым тавыш бирде. Кармак сабы да дуларга кереште. Зур балыкка охшаган. Шул уй белән бер мәлгә кунакларым онытылып торды. Тизрәк кармак сабын эләктереп, балыкны судан чыгару хәстәрен күрдем. Балык, чыннан да, зур гына булып чыкты – карп. Кайсы көнне бөтенләй эләкми, бүген бәхет елмайды. Карп балыгына сокланып өлгерә алмадым, яңа килгән кунакларның алты-җиде яшьләрдәге малайлары кычкырып ук җибәрде: “Он поймал рыбу, смотрите, он поймал большую рыбу!” Урыслар икән болар – күңелемнән шундый уй үтте. Балыгымны энәдән аерып су эчендә яткан кәрзинемә салдым.
Кәрзин эчендәге биш-алты балык – яңа иптәш өстәлгәнгә шатланыпмы, әллә урыныбыз кысыклана дип борчылыпмы “тавышланып” алдылар. “Кунаклар” да кармакларына җим куеп суга ташлады. Күз ташлыйм – кармаклары чиртми шикелле. Малай тыпырчынып әтисенең балык каптыруын көтә. Күп тә үтмәде, мин тагы бер балыкны каптырдым – бу юлы табан балыгы. Аны да урнаштырып бетереп, кармагымны суга ташлыйм дисәм, урыс малае минем янда тора. Бүрттергән арпа ярмасына кармакласам да, аяк астында кукуруз чәкәне дә ята иде. Кармак энәсенә төшен-орлыгын куеп карармын дип алган идем. “Миңа да кукуруз бирегез әле”, – ди малай урысча, әтисе сорагандырмы, белмим. Жәлмени, сындырып бирдем чәкәнне. Ярый, балык капканны көтәбез, алар да, мин дә. Мин күбрәк аларны күзәтәм – балык каптыруда тәҗрибәләре бик аз күренә. Бермәлне судан шапырдап бер нәрсә килеп чыкты да яр буена үләнгә дөп итеп килеп төште – малайның кармагына эләккән. Нәрсә булды бу? Вак балык зурлык булса да балыкка охшамаган, тере түгел.
Малай, кармак энәсеннән теге нәрсәне ычкындырмый гына минем янга килде, ризасызлык белдереп: “Балык эләкми бит”, – ди. Энәсенә күз төшерсәм – мин бүлеп биргән кукуруз чәкәне тора. Тыелып торып булмады – пырхылдап көлеп җибәрдем. Хәлем бетте көлеп, көчкә көлүдән тыелып, урысча бөтен белемемне туплап, малайга тәфсилләп чәкәннең төшен-орлыгын гына куярга икәнлеген өйрәттем. Минем хәзер балык кармаклау ихласлыгым кимеде, кайтыр вакытны уйлый башладым.
Тик моның белән генә су буендагы кызык бетмәгән икән әле. Күпмедер вакыттан соң урыс хатыны куркыныч чәрелдәп җибәрде, алар уптым шаулашырга кереште. Нәрсә булган? Карасам, балык эләккән икән. Минем “дус” малай биергә үк кереште. Алабуга балыгына охшаган, ялтырап күренә. Болар энәне балыктан ала алмыйлар. “Дус” малай минем янга килеп:
– Әти чакырды, балыкны алып булмый, энә төшеп калган суга”, – ди. Эшнең нәрсәдә икәнен аңлап, сумкадан балык авызыннан энәне ала торган кайчымны эләктердем, яннарына бардым. Бәләкәй генә алабуга җирдә ята. Энә күренми, йоткан. Кайчы белән балыктан энәне ипләп кенә алдым да – исем китте. Алабуга кукуруз төшенә эләккән. Ерткыч балыкларның андый азыкка эләгүе сирәк күренеш. Менә энәсе төшеп калмаган димен урысларга. Әй сөенделәр. Уфадан ук килгәннәр икән. Мин үземчә телемне вата-җимерә бераз киңәшләр биргәләдем дә төенчекләремне, кармагымны җыйнап, кайтыр якка кузгалдым. Буага бара торган бу юлдан безнең йортка кадәр 4 чакрым ара бардыр. Квадроцикл комташ юлдан элдерә генә.
Земфир ӘХЪЯРОВ.
Чакмагыш районы.