+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
23 Май 2022, 09:25

Хокук сакчысының ни гаебе?

Туймазыда бер хатын полиция хезмәткәрен кыйнаган.

Хокук сакчысының ни гаебе?Хокук сакчысының ни гаебе?
Хокук сакчысының ни гаебе?
Бу хәл төнлә була. Бер йорттан полициягә шалтыратканнар, алар күршедәге фатирдан чыккан тавышка зарланган.

Бу хәлнең сәбәпләрен ачыклау өчен урынга килгән полицейскийлар хатын-кызны урамга алып чыккан. Тик исерек кеше бер хокук сакчысына ташлана – аңа берничә тапкыр суга һәм мыскыл итә башлый.

Гауга чыгаручыны полиция бүлегенә илтәләр.

- Тикшерү комитетының территориаль бүлекчәсе материаллары буенча, суд 38 яшьлек хатынны гаепле дип тапты һәм аңа 15 мең сум күләмендә штраф рәвешендә җәза билгеләде, - дип хәбәр иттеләр Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгында.

Моннан тыш, кыйналган полицейский намусны һәм абруйны яклау турында дәгъва белән мөрәҗәгать иткән. Туймазы районара суды, дәгъваны карап, гаепле гражданны җинаять эше буенча мораль зыян өчен компенсация түләргә мәҗбүр иткән. Түләү күләме турында хәбәр ителми.

Үзеңне тота белмәсәң, шулай була.

Фото: кп.ру

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас