

Кичә Мишкә районында юл-транспорт фаҗигасендә ике хатын-кыз һәлак булган, тагын өч кеше дәваханәгә эләккән.
42 яшьлек водитель идарә иткән «Лада Веста», шоферы 28 яшьлек хатын-кыз булган «ВАЗ-2110» автомобиленә бәрелгән.
"Авария нәтиҗәсендә „ВАЗ“ шоферы һәм анда утырган 35 яшьлек пассажир хатын алган җәрәхәтләрдән шунда ук үлгәннәр. Медицина ярдәме 42 яшьлек „Веста“ шоферына һәм аның 38 яшьлек пассажирына кирәк булган. Мәрхүмә хатын-кызларның район үзәгендәге күпфункцияле үзәктән Сосновка авылына кайтып барган булуы билгеле. Икенче автомобильдә дуслар әбиләрен җирләргә китеп барган. Хәзерге вакытта юл-транспорт һәлакәте факты буенча тикшерү башланды, җинаять эше кузгатылды», — дип хәбәр иттеләр Башкортстан буенча ЮХХДИ матбугат хезмәтендә.
Зыян күрүчеләрне Бөре үзәк район дәваханәсенә алып киткәннәр. «Веста» шоферы реанимациядә.
Ике хатынның да балигъ булмаган балалары калган...
фото: башинформ