+1 °С
Кар
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
25 Май 2022, 13:30

Тумаган җаннар

"Карында ук гомерләрен өзгән балалар исән балама яшәргә ирек бирми".

Яралмаган җаннар
Яралмаган җаннар

Әлмәттән Казанга китеп барам. Билетым кулымда. Автобус кузгалырга ике сәгать вакыт бар. Кеше күп җирдә вакыт үткәрергә яратам. Автовокзалны аркылыга-буйга йөреп, буфетка кереп утырып, туңдырма алып ашадым; вак-төяк сатыла торган буфетта озак кына "күз биеткәннән" соң, сатучының күңеле булсынга, берничә татарча гәзит сатып алып, тышка чыгып, үзара сөйләшеп утырган үземнән беразга яшьрәк ике хатын янындагы буш урынга килеп утырдым. Исәбем танышып, әңгәмәләренә кушылып, вакытны кыскарту иде. Аларның минем белән аралашасы килмәгәнлеге йөзләренә чыкты, чырайлары сытылды. Күптән күрешмәгән танышларның карашлары ук “син генә кирәк идең, кирәкле кишер яфрагы” дигән кебегрәк тоелды. Иске чикмәнгә ис китмәгән кыяфәт чыгарып, гәзит укырга керешкәндәй иттем. Колак тегеләрнең сүзләрен йота торгач, чәчләрем үрә торды. Ишеткәннәрем эчемә сыймый, ничек ишетсәм шулай сезгә дә җиткермәкчемен.

“Бу хәлләр булганга, хәзер күп вакытлар узды. Барысы да акыл утырмаган сантый 15 яшьлек чагымнан башланып китте. Яз көне, укулар тәмамланыр алдыннан үземнән биш яшькә зур егет артымнан йөрде. Киноларга алып керде, соңыннан урам әйләндек, таң атканчы капка төбендә утырдык. Егетләр белән беренче йоклау чиркангычын шунда татыдым. Авылда сигезьеллык мәктәп. Документларны алу белән, ПТУга укырга киттем. Авылда калган егетемә минсез дә күңелсез булмавы, аның һәр адымы турында дус кызлар җиткереп торды.
Берничә атна үткәч, нигәдер күремем юклыгын исләдем һәм авырга калуымны аңладым. Тулай торакта ялгызым гына калам да нишләргә белми елыйм да елыйм. Яңа укырга кердем – ташларга ярамый, кире кайтырга оят. Егетемә бу хакта әйткәч, бөтенләй кача башлады. Аптырап, срок зурайганчы, абортка язылдым. Кичә генә булган вакыйга кебек хәтерлим. Баланы үтерәм дигән уй башка да кереп чыкмады. Аны бөтенләй кызганмадым. Кирәкмәгән авыру-шештән котылгандай хис иттем. Яшьлегем, тилелегем белән организмдагы үзгәрешләрне тоймадым да белмәдем дә. Гинекологның, киләчәктә балаң булмаска мөмкин дигән кисәтүе колакка кермәде. Иң мөһиме − проблема минем файдага хәл ителсен.
Ул елны, өйне сагынып, Яңа ел бәйрәмен әти-әниемнәр белән каршыларга авылга кайттым. Кичен дус кызлар клубка алып чыгып киттеләр. Егетем белән очраштык. Яңадан дуслаштык. Я ул минем янга килә, я мин ялларга авылга кайтам. Ярты ел шулай яратышып йөрдек. Янә тест алып тикшереп карадым. Тагын авырга калганмын. Егетем белү белән койрыгын сыртка салды. Мендәргә капланып елаудан башка чара юк. Алда имтиханнар, укырга кирәк. Бу юлы хәлемне өйдәгеләр дә сизде. Озак кына сөйләшкәннән соң, табарсың, бергәләп аякка бастырырбыз, дигән фикергә килделәр. Мин каршы килмәдем, үземне бәхетле хис итеп йөри башладым. Якыннарыңның сине якын итүләреннән дә олы бәхет бармы икән. Кеше план кора, Ходай аны үзенчә бора, дип, юкка әйтмиләр икән. УЗИ тикшергәч, врач гарип баланы табарга рөхсәт итмәде. Бу юлы аборттан соң миңа кушылып, кайгымны уртаклашып, әни дә елады.
Ун ел үтте. Тормыш сукмагымда яраткам кешем очрап, кияүгә чыктым, берничә бала табарга теләдек, ләкин килеп чыкмады. Бик яратсам да, чишелеп китеп, үткән маҗаралар хакында иремә сөйләмәдем. Яратканым ташлап китәр, аны мәңгелеккә югалтырмын дип, уттан курыккандай курыктым. Үземне үзем никадәрле күрәлмавымны бер Аллаһы белә. Бәхетемә, киңәшләшергә, күңелемне бушатырга, төпле киңәшләрен биреп юатырга әни бар.
Кичләрен ирем белән утырып, Ходай һаман бирмәгән туасы балабыз турында сөйләшәбез. Икәүләп аны сорап, Аллаһыга ялварабыз. Гаепнең үземдә икәнен иргә сиздерү юк. Әгәр мөмкин булса, кулымнымы, аягымнымы биреп, яңадан унбиш яшьлек юләр чагыма кайтып, мине ялгыштырган барлык юлларны урап узар идем. Терсәк якын, тешләп булмый. Безнең ничә елар буе ялваруларны күкләр ишетте бугай. Язмыш мине авылда фельшер булып эшләүче хатынкай белән дуслаштырды. Мин аңа бала теләвебез хакында очрашкан саен балавыз сыга-сыга сөйли идем. Ул көн саен иртән сауган кәҗә сөте алып килергә куша. Аны колбада кайнатып, шприцка салып, укол эшли. Ышанасыңмы, җәй буе көн саен шулай йөри торгач, авырга калдым. Минем өчен бу могҗиза. Туасы балабызны шулкадәр сакладым: аяк очларына гына басып йөрдем, ютәлләргә, төчкерергә дә курыктым. Ирем хыял канатларында очты, һәрбер теләгемне үтәде.
Балам туар алдыннан куркыныч төш күрдем. Кайчандыр мин аборт ясаткан кресло торган бүлмә. Диварлары буйлап чәчрәгән кан тамып тора. Бүлмә уртасында - үсмер яшьтәге кулга-кул тотынышкан кыз белән малай. Судтагы гаепле кеше кебек аларга карап катканмын да, әйтәсе сүземне әйтә алмый торам. Аның каравы, алар сөйли, кызы зуррагы: “Әни, ни өчен?” − дип сорый. Сыңар куллы малай: “Апам белән киләбез дә бәләкәчеңне балаларга еларга ярамый торган урынга алып китәбез”, − диюгә, төн уртасында, эчемнең астында каты авырту тоеп, куркудан тирләп уянып китеп, кулым белән сыпырсам – кан күле эчендә ятам.
Мин кычкырган тавышка ирем торып утырды, санаулы минутлар эчендә бала тудыру йортына илтте. Наркоз үзенә буйсындырганчы, Аллаһыдан улымны һәм үземне исән калдыруын сорап ялвардым. Юныс якты дөньяга сау-сәламәт булып туды. Врачлар тагы бер могҗиза турында әйтте. Бу кадәр күп кан югалтудан бала төшә икән. Минеке исән.
Үз бәхетебезгә үзебез ышанып бетә алмадык. Курыкканнарымны юкка чыгарып, Юныс бар яклап та төгәл булып үсте. Теге куркыныч төшне оныта башладым. Улыбыз, тигез урында егылып, ике тапкыр аягын сындырды, кулын тайдырды, кайнаган чәйгә пешеп, дәваханәдә ятып чыктык. Биектән егылып төшеп, аңын югалту, кара көю-сыдырылулар турында әйтеп торуны кирәк санамыйм, аның ишеләр һәрчак җитәрлек.
Янында әтисе, я мин булганда, бар да яхшы. Ялгызы калдымы, елаш та, кычкырыш. Икәү бүлмәдә утырганда, балалар өчен булган әкият китабын актарып, рәсемнәр күрсәтеп утырам. Ә ул: ”Әни, нигә анавы малайның кулы юк?” − дип сорый. Берни дә аңламыйм: ”Кайсы малайны әйтәсең, улым?” − дип китаптан сыңар куллы малай рәсеме эзлим. Юныс буш почмакка күрсәтеп: “Әнә, анавы каефсез кыз белән җитәкләшеп торган”, − ди, минем, куркып, аптыраган кыяфәтемә шак катып. “Кайда гына булсам да, мине эзләп табып уйнарга киләләр. Үзләре сөйләшми, уйный белми, гел кыерсытып китәләр. Кара янганчы, чүп урынына типкәлиләр, нык итеп сугалар, әйбер чәпиләр, йолыккалыйлар, тешлиләр, башымны төяләр. Минем алар белән уйныйсым килми", − диде, авыр сулап.
Бу дөньяга тумаган балаларым көннән-көн явызлаша. Бернинди догалар да, ярдәм итми. Күрәзәчеләр, Юныска күз салу белән, ишекләреннән борып җибәрәләр. Тудырмаган балаларым күз дә ачырмый. Хәзер минем алда да курыкмый, Юнысны юк итәргә йөриләр. Иремә дөресен сөйли алмыйм. Ул яшьлек хаталарымны гафу итәр, сөйләгәннәремә ышанмый, психушкага тыгып куяр. Бертуктаусыз улыма күз-колак булып, ничә тапкыр үлемнән алып калдым. Иртәме-соңмы, үзләре дигәнгә ирешмичә туктамаячаклар. Ахирәткәем, гомергә дә аборт эшләтергә кирәкми икән. Балалары үзләреннән алда үлгән күпме кешедән сорашканым бар, барысы да кайчандыр аборт ясаткан. Һич ялган түгел. Якыннарымны каршыларга килдем. Менә үзләре”, − дип, автобустан төшеп килгән ир белән малайны күрсәтеп, урыныннан кузгалды. Аңа таба йөгергән улын кинәт кенә каяндыр килеп чыккан такси менә-менә таптыйм дигәндә, барып, аны бар көченә читкә этеп җибәрде, үзе машина астында калды.
Алга табан нәрсә булгандыр, минем автобуска утыру башланды. Урыныма кереп утырдым.
Яшәү бер генә бирелә. Җиде тапкыр үлчәп, бер тапкыр гына кисәргә кирәк. Уйланмаган ялгыш адымнардан үзебезне һәм якыннарыбызны саклыйк.

Сания Шәрипова.
Бүздәк районы.


Фото: stolica-s.su

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: