+6 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
26 Май 2022, 18:40

Дуслары булган йортка ут төрткән..

Нәтиҗәдә, ике кешенең гомере өзелгән.

Дуслары булган йортка ут төрткән..
Дуслары булган йортка ут төрткән..

21 май иртәсендә Белорет районының Тирлән авылындагы коткару хезмәтенә Пионер урамындагы йортта янгын чыгу турында хәбәр килә.

Янган йортта 72 яшьлек ир-атның гәүдәсе табыла. Тагын бер 50 яшьлегенә табиблар ярдәме кирәк булган. Аны ашыгыч рәвештә дәваханәгә салалар, әмма зыян күрүчене коткарып кала алмыйлар.

Йортта 50 яшьлек һәм 35 яшьлек дуслар яшәгән икән. Бу кичтә алар 72 яшьлек күршеләре белән эчәләр. Әмма кунак һәм йорт хуҗасы арасында ызгыш куба. 35 яшьлек ир рәнҗетүчедән үч алырга булган – ул верандага чыккан, чүп-чар салынган тартмага ут төрткән һәм танышына киткән.

Ут йортны юкка чыгара һәм ике кешенең гомерен өзә.

Әйткәндәй, янгын вакытында ут төртүче өенә килә, 50 яшьлек иптәшен дәваханәгә салырга ярдәм итә һәм хәтта аның белән бара. Авылга кайткач, аны хокук сакчылары тоткарлый.

Хәзер ир сак астына алынган.

Фото: "мвд по рб"

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: