+6 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
26 Май 2022, 08:00

Коеда - өч кеше гәүдәсе...

Уфаның Ленин районында йорт төзелешендә өч мәет табылган.

Коеда - өч кеше гәүдәсе...
Коеда - өч кеше гәүдәсе...
Мәгълүматны төбәк МЧСының матбугат хезмәткәрләре хәбәр итте.

Төзелә торган йортның территориясе Заһитов урамында урнашкан.

Урынга гадәттән тыш хезмәтләр белгечләре килгән, коткаручылар һәлак булучыларны коедан чыгарган.

Мәрхүмнәр - торак фонды хезмәткәрләре. Алар анда ниндидер эшләр башкарырга төшкән һәм газга агуланып үлгән.
 
Аларны төзелештә эшләүче хезмәткәр тапкан. Ул нәкъ менә коллекторларны тикшергщн була: хезмәткәрләрнең машинасын күрә, аларның берсенә шалтырата башлый. Тегесе трубканы алмый. Ул чакта ул канализация челтәре участогы янына килеп,  ир-атларның мәетен таба.

Фото: МЧС по РБ

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: