+22 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
28 Май 2022, 14:40

Дан казанган укытучы мунчада хатынын харап иткән

Бөредә шаккаткыч хәлне тикшерделәр.

Дан казанган укытучы мунчада хатынын харап иткән
Дан казанган укытучы мунчада хатынын харап иткән

2021 елның августында бер йортта пенсионер белән аның исерек улы арасында ызгыш куба. Ир гаиләгә җәза бирергә карар кыла һәм ут төртергә омтыла. Өйдәгеләрне үтермәс өчен пенсионер, улы фатирдан чыгып киткәнен көтеп, хатынын мунчага илтеп бикли дә йортка ут төртеп чыгып китә.

Ут бина буйлап тиз тарала һәм йорт милкен генә түгел, пенсионерның хатыны булган мунчаны да юк итә. Хатын һәлак була. Шулай ук 905 мең сумлык зыян салына. Янгын күршедәге фатирга да зыян сала – зыян суммасы 400 мең сум тәшкил итә.

Пенсионер үз гаебен тулысынча таныган. Суд гаепне тану, тәүбә итү, җинаятьне тикшерүгә актив ярдәм итү, гаебен танып үзе килү, пенсия яше һәм гаепләнүченең сәламәтлеге торышы, зыян күрүчеләргә зыянны каплату, хөкем ителүченең «Мәгариф үсешенә керткән өлеше өчен» медале, «Халык мәгарифе отличнигы» билгесе, «Җәмгыятьтә актив эше өчен» күкрәк билгесе, «Өлкән укытучы» исеме булуын исәпкә алган.

Сәер кешенең бер елга иреген чикләгәннәр.

Фото: башньюс

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: